Суда сак бул!
Балалар бары тик махсус коену урыннарында һәм әти-әниләре күзәтүе астында гына су керергә тиеш.
Җәйге эссе көннәрдә су буенда ял итәсе килә. Тик йөзә белмәгән килеш суга кермәү хәерлерәк. Балалар бары тик махсус коену урыннарында һәм әти-әниләре күзәтүе астында гына су керергә тиеш. “Суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм саклык чаралары турында әти-әниләр балаларына әледән-әле кабатлап торсын иде. Өлкәннәр балаларны тиешле булмаган урыннарда коендырмаска, суда шаярырга юл куймаска тиеш”, – ди табиблар.
Фото - "Мөслим-информ" архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев