Шпион дип белеп...
Хәзер социаль челтәрләрдә дә, газеталарда да гел куркыныч хәбәрләр чыгып кына тора
Ят, шикле кешеләр балаларны үзләренә чакырып алалар да, машинага утыртып алып китәләр икән. Шундый машиналарның Мөслим районы территориясендә йөрүе турында да хәбәрләр килде телефондагы группаларга. Ул телефон мошенниклары, балалар өчен тәкъдим ителгән куркыныч уеннар турында сөйлисе дә түгел. Ата-аналар, укытучылар өчен, киң җәмәгатьчелек өчен дә борчылырлык хәлләр...
Мондый хикмәтләр узган гасырның 80нче ел урталарында башланган иде кебек. Михаил Горбачевның властька килгән вакытлары. Халык аңына “хәбәрдарлык” (гласность) төшенчәсе, телгә “наркомания”, “токсикомания” кебек сүзләр үтеп керә башлады...
Бервакыт: “Ак халат кигән кешеләр: “Без – врачлар, балаларга прививка ясыйбыз”, – дип, мәктәпләргә керәләр дә, наркотиклар кадап чыгып китәләр икән”, – дигән хәбәр таралды безнең якларда. Ызандаш булганга микән, элек тә, хәзер дә андый хәбәрләр безгә Башкортостан ягыннан кереп, чыбыксыз телефон аша Актаныш яки Азнакай яклап Мөслимгә килеп җитүчән. Бу юлы да шулай булды. Үрәзмәт, Бүләр якларында күренгәннәр икән инде ак халатлы кешеләр!
Минем әле яңа гына уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары (завуч) булып эшли башлаган вакытым. Директор хуҗалык эшләре артыннан каядыр китте ул көнне. Бервакыт мәктәпкә ак халат кигән ике хатын-кыз килеп керде. “Без – врачлар. Балаларның сәламәтлеген тикшерергә килдек”, – диләр. Кылт итеп теге каһәр хәбәр искә килеп төште бит! Яшь булсам да, шуны беләм: врачлар белән авылның медигы булырга тиеш! Ә ул юк! “Кая безнең медик?” – дим. “Ул йомыш белән генә китте, озакламый килә”, – ди болар. “Ул килгәч керерсез. Мин сезне аңардан башка кертә алмыйм. Кая документларыгыз?” – дим бик батыраеп. Икесе дә мин күргән, мин белгән кешеләр түгел. Җаваплылык, 200гә якын баланың язмышы минем өстә бит! Минем болай сөйләшүем тегеләргә ошамады, билгеле. Пыр тузып чыгып киттеләр. Бераздан үзебезнең медик кыз белән килеп керделәр. Чыннан да, болар үзебезнең район табиблары булып чыкты. Яшьрәге, бик таләпчән тавыш белән сөйләшкәне, районга әле күптән түгел генә эшкә кайткан балалар табибы, икенчесе аның ярдәмчесе икән. Бездән чыгып киткәч, балалар табибы дигәнебез телефон аша бөтен районны аякка бастырган: баш врачка да, РОНО мөдиренә дә шалтыратып, табибларны мәктәпкә кертмичә, ишек төбеннән борып җибәрүче бер “упертый завуч” турында хәбәр иткән.
Икенче көнне районда мәктәпләрнең профсоюз комитетлары рәисләре җыелышы булган. Шунда мәгариф бүлеге мөдире дә (ул вакытта РОНО мөдире Моряк Йосыпов иде) чыгыш ясап, сүз уңаенда: “Менә кичә Түбән Табын урта мәктәбенә, шпионнар дип белеп, район табибларын кертмәгәннәр әле”, - дип көлдереп тә алган. Шунда утыручыларның күбесе: “Бик дөрес эшләгәннәр! Әле күбебез бу турыда уйлап та карамаган булыр иде. Үз эшенә бик җаваплы карый торган завуч икән”, –дип, минем гамәлне хуплауларын белдергәннәр. Моны, җыелыштан кайткач, үзебезнең профкомыбыз сөйләде.
Ул вакытта мәктәпләрдә бернинди сак хезмәткәрләре дә юк, ишек төбендә дежур техничка утырырга тиеш булса да, алар да даими утырмый иде: Я су алырга, я буш класс бүлмәсен юарга кереп китәләр. Заманы икенче иде бит!
Резеда Мөҗипова да Мөслимне үз итте. Танылган, мактаулы табибә ул хәзер. Бу хәл аның да күңелендә калган икән. Хастаханәгә балалар бүлегенә баргаларга туры килә. Мине күргәч: “ Сез шул авыл мәктәбеннән бит әле”, – дип искәрмә биреп куя. Аны күргәч, минем дә теге вакыттагы “разборка” искә төшә. Әйе, яшь вакытлар – максималист чаклар! Икебездә дә максимализмның ташып торган чагы! Хәзер шул хәл кабатланса, нишләр идек микән?..
Гөлфия Мөхәммәтгәрәева, мәгариф ветераны.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев