Районда “Торак” операциясе дәвам итә.
Бу операция иминлекне тәэмин итү максатында үткәрелә.
Районда “Торак” операциясе дәвам итә. Бу операция иминлекне тәэмин итү максатында үткәрелә. Янгын күзәтчелеге, социаль яклау бүлеге һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре тарафыннан ялгыз яшәүче өлкәннәр, социаль яктан уңышсыз, күпбалалы гаиләләр яшәүче торак йортлар тикшерелә. “Йорт хуҗалары белән профилактик әңгәмәләр үткәрәбез, белешмәлекләр таратабыз. Рейдлар вакытында йорт территориясе, мичнең һәм электр чыбыкларының торышы карала, кимчелекләр әйтелә”, – дип хәбәр итә Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин.
Илнар Идиятов фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев