Профилактик операцияләр үтте
Әлеге чаралар дәвамында барлык пассажир транспорты тикшерелде, аларның техник торышына аерым игътибар бирелде.
18-27 ноябрь көннәрендә республикада “Каршы як полоса” һәм “Рәсмиләштерелмәгән рәвештә кешеләр йөртүче” (“Нелегальный перевозчик”) профилактик операцияләре үтте. Әлеге чаралар дәвамында барлык пассажир транспорты тикшерелде, аларның техник торышына аерым игътибар бирелде. Профилактик чара барышында юл-патруль хезмәте каршы як полосага чыгу белән бәйле хокук бозуларны да контрольгә алды. “Рәсмиләштерелмәгән рәвештә кешеләр йөртүче” операциясе барышында өч автобус һәм ике такси йөртүчегә, машиналары төзек булмаган һәм иминлек каешлары эләктерелмәгән өчен, административ беркетмәләр төзелде. Каршы як полосага чыккан өчен ике шоферга 5 мең сум күләмендә штраф салынды. Бер атна эчендә алкоголь кулланып рульгә утырган җиде райондашыбыз тоткарланды”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Фото - Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев