Мошенниклар кредитлар рәсмиләштерә башлады
Дүрт очракта мошенниклар корбаннарының һәркайсы исеменә 50 мең сумга кадәр микрозайм рәсмиләштергән
“Дәүләт хезмәтләре” порталында шәхси мәгълүматны үзләштереп, мошенниклар кредитлар рәсмиләштерә башлады. Бу – мошенниклыкның яңа төре. Җирлегебездә быел шундый җиде очрак теркәлгән. Дүрт очракта мошенниклар корбаннарының һәркайсы исеменә 50 мең сумга кадәр микрозайм рәсмиләштергән. “Портал аша 2-НДФЛ һәм башка белешмәләр, кайсы банктан кредит алырга мөмкин булуы турында бик күп мәгълүмат соратып алырга була. Мошенниклар турында хәбәрдар булмаганнар кырыкалдарлар кармагына бик тиз эләгә. Чит кешеләргә беркайчан да телефоныгызга килгән смс-кодларны әйтмәгез!” – дип кисәтә район эчке эшләр бүлегенең җинаять эзләү бүлекчәсе җитәкчесе Булат Замалиев.
Фото – "Татар-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев