Мошенниклар корбаны булган
Мошенник үзен эре валюта биржасы хезмәткәре дип таныштыра
Тат. Бүләр авылыннан 1968 елгы хатын-кыз мошенниклар корбаны булган. Мошенник үзен эре валюта биржасы хезмәткәре дип таныштыра һәм инвестицияләр ярдәмендә керемнәрне арттырырга тәкъдим итә. “Райондашыбыз виртуаль пирамидага, кредит алып, 565 мең сум акча кертә. Район эчке эшләр бүлегендә РФ Җинаятьләр кодексының 159 маддәсе 4нче өлеше – алдау факты буенча җинаять эше кузгатылды. Быел әлеге алдау схемасыннан 14 райондашыбыз зыян күрде. Юк-бар тәкъдимнәргә ышанып, бурычка батмагыз! Хәләл көчегез белән эшләп тапкан акчагыздан колак какмагыз!” – дип кисәтә эчке эшләр бүлегенең җинаять эзләү бүлекчәсе җитәкчесе Булат Замалиев.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев