Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Куркыныч уеннар, куркыныч кешеләр...

Бу көннәрдә мессенджерлардагы әти-әниләр утырган төркемнәрдә иминлек мәсьәләсе күтәрелде. “Балаларны урамга чыгарырга да куркыныч!” дип бер-берләренә смс-хәбәрләр юллаган әти-әниләр коткыга гына бирелмәдеме?!

“Кичке бишенче яртылар тирәсендә безгә каршы гына яшәүче күршеләрнең урам якта уйнаган оныкларына билгесез кеше туктаган да: “Әйдә, әтиең янына алып барам”, – дип, кочаклап, машинага өстери башлаган. Ярый әле бала качып, ишегалдына кереп киткән. Ни булмас, әллә нинди бәндәләр йөри бит, Аллам сакласын!” – ди бер райондашыбыз. Әлеге хәбәр “Ватсап” төркемендә кат-кат йөреп чыкты. Моңа кадәр күрше районда бер баланы җиңел машинага утырырга чакырганнар, бала, куркып, кибеткә кереп киткән, дигән хәбәрләр дә таралды. Хакмы бу хәбәрләр, нахакмы? Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен район эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать иттек.
– “Имин шәһәр” программасы буенча куелган күзәтү камералары җирлектәге иминлекне тәэмин итәргә, хокук бозуларны вакытында ачыкларга ярдәм итә. Райондашыбыздан хәбәр килеп кергәч, без аның улы – икенче сыйныф укучысына туктаган, укучы тасвирлаганча, куе кызыл төстәге “Жигули” машинасын табарга тырыштык. Тик ул транспорт чарасы районда урнаштырылган бер генә видеокамерага да кермәгән. Тикшерү эше бүген дә дәвам итә. Җәмәгать урыннарындагы видеокүзәтү җайланмалары эчке эшләр бүлегенең дежур частендагы мониторга тоташтырылган, – диде район эчке эшләр бүлегенең полиция начальнигы Булат Замалиев.
Булат Замалиев билгеләп үткәнчә, видеокүзәтү җайланмалары җинаятьчеләрнең эзенә тизрәк төшәргә ярдәм итә. Мондый саклык чаралары хәзер сәүдә нокталарында гына түгел, күпкатлы йорт ишегаллары, җәмәгать урыннарында да урнаштырылды.

Фото – Татар-информ архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев