Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Куркыныч уенчыклар

Республикада Яңа ел яллары чорында янгынга каршы махсус режим кертелә. Ул 2024нче елның 25 декабреннән 2025нче елның 8 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак

Әлеге чорда III класс куркынычка ия пиротехниканы файдалануда чикләүләр кертү планлаштырыла. Аларны бозган очракта, штраф түләргә туры киләчәк.

Бала арбасы этеп барган яшь хатынның кисәк кычкырып җибәрүеннән сискәнеп киттем. Ул арада “шарт-шорт” иткән тавышлар да ишетелде. Җил тизлеге белән ике яшүсмер җан-фәрманга йөгереп китте. Кызык ясарга теләп, ике малай петарда шартлаткан. Петарда дигәнең бала арбасына эләгеп шартлаган. Бала куркып елый, ана үсмерләрне ачулана. Башланды! Ел саен Яңа ел алдыннан салют, петардалар шартлаган тавышлар яңгырый башлый.

– III класс куркынычка ия пиротехникага ракета, фестиваль шарлары һәм салют батареялары керә. Бу эшләнмәләрнең бәрмә дулкыны юк, шулай да аларны бары тик ачыклыкта гына кабызырга ярый. Бу төр пиротехниканы файдаланганда, аерым кагыйдәләрне үтәү кирәк, – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин.

Белгечләр хәбәр итүенчә, I-III класслы пиротехника – бенгаль утлары, петардалар, салют батареялары, җиргә куела торган фейерверклар, ракеталар, фестиваль шарлары зур куркыныч тудырмый. Аларны сатып алу һәм файдалану өчен рөхсәт һәм кабызу өчен әллә ни осталык таләп ителми. Әмма, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында, пиротехника белан сак эш итәргә кирәк. IV-V класслы пиротехника – профессионал эшләнмә, аны махсус әзерлеге һәм белеме булган белгечләргә гена кабызырга рөхсәт ителә.

Пиротехника белән сәнәгать предприятиеләре, транспорт инфраструктурасы (автомобиль юлларыннан тыш) һәм ягулык-энергетика комплекслары чигеннан – 500 метр радиуста, ә торак-коммуналь хужалык, авыл хужалыгы объектлары, шәхси йортлар, җәмәгать урыннары һәм автомобиль юлларыннан, күпфатирлы йортлардан 30 метр ераклыкта гына эш итәргә ярый.

– Пиротехниканы махсус кибетләрдән генә сатып алырга кирәк. Аны ачык һавада гына файдаланырга киңәш ителә. Пиротехника эшләнмәләрен беркайчан да урамнан, очраклы кешеләрдән сатып алмагыз! Пиротехник эшләнмәләрне кабызганда, аларны кулда тотып тормагыз! Аларны үзегезгә, башка кешеләргә һәм йорт-корылмаларга төбәп аттырмагыз, балаларга бирмәгез, – ди район янгын сүндерү хезмәте белгечләре. – Пиротехника, дөрес сакланмаганда, дым тартырга һәм кулланырга яраксыз булырга мөмкин. Кулланганда, ул үзлегеннән дә шартларга мөмкин. Кешеләр күп очракта фитиле булмаган петардалардан зыян күрә, алар кулда шартлый.

Узган ел республикада, пиротехника белән эш иткән берничә бала төрле дәрәҗәдә пешкән. Мондый хәлләр кабатланмасын өчен әти-әниләр уяулыкны югалтмасын иде. Куркыныч уенчыклар фаҗигагә китермәсен!

Фото – Татар-информ архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев