Юл-транспорт һәлакәте булган
Мөслимнең Яшьләр урамында юл-транспорт һәлакәте булды.
“10 октябрь көнне Мөслимнең Яшьләр урамында иртәнге сәгатьләрдә юл-транспорт һәлакәте булды. КамАЗ йөк машинасы белән “Мазда” машинасы бәрелеште. Авариянең сәбәпчесе – йөк машинасы. Ул үз полосасыннан барган җиңел машинага юл бирмәгән. Бу ел башыннан автотранспорт механик зыян алган 48 нче очрак”, – дип хәбәр итә районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Феликс Мәгъданов фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев