Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Иминлек

Юл ялгышларны кичерми

Республика юлларында бер ай эчендә 29 кеше һәлак булган!

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе утырышы узды. Башкарма комитет җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе рәисе Ирек Салихҗанов җаваплы службалар белән берлектә Мөслимдәге вәзгыятькә анализ ясады.

Бүгенге көнгә кадәр районда 27 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Юл-транспорт фаҗигаләренең барысы да – механик характерда. Фаҗигаләргә китергән төп сәбәпләр – каршы як полосага чыгу һәм алкоголь кулланган хәлдә рульгә утыру белән бәйле. ДАИның район бүлеге җитәкчесе Феликс Мәгъданов, юл фаҗигаләрен кисәтү максатында, спиртлы эчемлекләр кулланган килеш машина йөртүчеләр турында хәбәр итәргә чакырды. Моның өчен “Телеграм”да махсус канал эшли. “Халык инспекторы” кушымтасы да бар.

– Салмыш хәлдә машина йөртүчене авыл халкы күреп, белеп тора, тик әйтмиләр. “Сатмыйлар”, янәсе. Бәла тугач, “фәлән көн эчә бит инде”, “айныган чагы бармыни аның” дип сөйләүчеләр күп, – ди Феликс Мәгъданов. – Эш узгач, үкенүдән ни файда?!

Юл хәрәкәте кагыйдәләре кечкенәдән өйрәтелә. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында кагыйдәләр уен формасында аңлатыла, белемне тикшерү максатында бәйгеләр оештырыла. Шушы темага видеороликлар, фильмнар да күрсәтелә. Әмма балалар арасында да кагыйдәләрне бозучылар аз түгел. Быел юл йөрү кагыйдәләрен бозган 2 балага карточкалар төзелгән, 6 әти-әни штрафка тартылган. Күпвакыт кагыйдә бозуга баланы ата-ана үзе этәрә: транспорт йөртергә хокукы булмаган килеш баласына мотоцикл бүләк итә, автомобилен бирә. Башкалар янында кимсенмәсен, янәсе. Ә нәтиҗәсе турында уйланмый.

Фаҗигаләрне кисәтүдә юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия мәгълүмат чаралары белән тыгыз элемтәдә эшли. Узган ел район мәгълүмат чараларында 300дән артык материал дөнья күргән. Газета, сайт, телевидение, радио аша фаҗигаләр турында мәгълүмат җиткерелә, законнар, кагыйдәләр аңлатыла.

РФ Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсенең бүлек җитәкчесе Рамил Әхтәмҗанов юл фаҗигаләренең сәбәпләренә тукталды. Һәлакәт нәтиҗәләренең фотоларын да күрсәтте.

Гыйнвар аенда гына да республика юлларында 171 юл һәлакәте теркәлгән. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 25кә ким, әмма һәлак булучылар 8гә күбрәк – 29 кеше. Шуларның дүртесе спиртлы эчемлек кулланган машина йөртүчеләр аркасында якты дөнья белән хушлашкан. Балалар катнашындагы юл-транспорт фаҗигаләре саны – 22. Һәлак булучылар юк, әмма 26 баланың сәламәтлегенә зыян килгән. Рамил Әхтәмҗанов, юлда йөргәндә, һава шартларын искә алырга, бала белән булганда, аеруча сак хәрәкәт итәргә киңәш итте. Питбайк йөртүче балаларга ягулык сату рөхсәт ителмәвен дә билгеләп үтте. Мондый очракның шаһиты булганда, ДАИ җитәкчесенә хәбәр итәргә кирәк.

ДАИ һәм юл хәрәкәте иминлеге буенча махсус комиссия халыкның иминлеген кайгырта. Шулай да, бәла тудырмас өчен, һәркем кулыннан килгәнне эшләргә, беренче чиратта, кагыйдәләрне төгәл үтәргә тиеш. Юл ялгышларны кичерми. Моны һәркем аңласын иде!

Лилия Шәймиева фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев