Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Иминлеккә ваемсызлык киртә булмасын!

Юлларның торышы – җирлектәге актуаль мәсьәләләрнең берсе.

Узган атнада юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Район башлыгы Альберт Хуҗин үткәргән утырышта сүз юлларда иминлек, җирлектә теркәлгән юл-транспорт фаҗигаләре, аларның сәбәпләре, юллар торышы турында барды. 
Быел районда теркәлгән юл-транспорт фаҗигаләре саны, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, икегә кимегән (узган ел 5 юл-транспорт фаҗигасе булган). Юл-транспорт фаҗигаләрендә бер кеше һәлак булган (узган ел өч кеше), дүрт кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шушы чорында бу күрсәткеч 14 иде.

Районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов хәбәр итүенчә, юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау һәм кисәтү йөзеннән ел башыннан район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә 76 рейд үткәрелгән.

– Быел 1610 административ хокук бозу очрагы теркәлде. Хокук бозуларның 61е – спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә автотранспорт белән идарә итү белән бәйле, шуларның сигезендә руль артында хатын-кыз утырган. Автомобиль белән алкоголь кулланган хәлдә идарә итүчеләрнең сигезе – руль артына кабаттан утыручылар. Аларга карата РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Бурычы булган, штрафларын вакытында түләмәгән шоферлар белән дә тыгыз эш алып барабыз. Район суд приставлары хезмәткәрләре белән берлектә үткәргән рейд вакытында штрафларын вакытында түләмәгән 17 шофер тоткарланып, административ беркетмәләр төзелде, дүрт машинага арест салынды, – диде Феликс Мәгъданов.

Утырышта юлларның торышы даими игътибар үзәгендә булуы да ассызыкланды. Соңгы айларда башкарылган эшләр буенча Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Бәйрханов хисап тотты.

"Авыл утлары" газетасыннан укыгыз.

Фото - Мөслим-информ архивыннан.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев