Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Ике райондашыбыз алдарлар корбаны булган

Беркайчан да банк картасы номерларын чит кешегә әйтмәгез.

Узган атнада ике райондашыбыз алдарлар корбаны булган. Товар сатып баемакчы булып, үзләре үк акчасыз калганнар. “Сатып алучы” дип таныштырган мошенникларга банк картасы номерларын әйтеп, райондашларыбызның берсе – 55 мең, икенчесе 8 мең сум акчасыннан колак каккан. “Җиңел акчага кызыгып, булганыннан да мәхрүм калучы райондашларыбыз әз түгел. Мошенниклар корбаны булырга теләмәсәгез, беркайчан да банк картасы номерларын чит кешегә әйтмәгез”, – ди район эчке эшләр бүлегенең уголовный розыск бүлекчәсе җитәкчесе Булат Замалиев. Ел башыннан җирлегебездә 18 мошенниклык очрагы теркәлгән.

Фото Татар-информ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев