Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Янгыннар чыгып тора

Ел башыннан районыбызда барлыгы 31 янгын очрагы теркәлгән.


Ел башыннан 31 янгын булды. Соңгы ике янгын узган атнада теркәлгән. “27 август көнне Тат. Бүләр авылында 11.00 сәгатьтә сарайга ут каба. Сәбәбе әлегә ачыкланмаган. 30 август көнне төштән соң Түбән Табын авылында да янгын теркәлде. Шәхси ихатадагы иске мунчага ут каба. Сәбәбе – электр чыбыгындагы кыска ялганыш.
Очкын очып, иске мунча янәшәсенә терәп үк диярлек салынган яңа мунчаның да түбәсен ут ялмап ала. Янгын мунчаның эчке өлешенә дә зыян сала. Мунча иминиятләштерелгән. Тикшерү эше бара. Зыянның күләме ачыклана”, – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев