Яктылык кайтаручы элемент гомерне саклый
Юлларда тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ерактан күренеп тору мөһим.
Быел республика юлларында җәяүле балалар катнашында 4 меңнән артык юл фаҗигасе булган. Тәүлекнең караңгы вакытында юл фаҗигаләренә еш кына җәяүлеләр сәбәпче була. Машина йөртүчеләр кинәт каршыга килеп чыккан җәяүлеләрне вакытында (бигрәк тә караңгыда) күреп өлгерми.
– Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тәүлекнең караңгы вакытында республика юлларында һәлак булган тугызы диярлек (88,9%) яктылыкны кире кайтаручы элементларны кулланмаган. РФ Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фәнни үзәгендә яктылык кайтаручы элементларны куллануның җәяүлеләрне бәрдерү куркынычын алты тапкырдан да күбрәк киметүен исбатладылар, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Тәүлекнең караңгы вакытында яки күз күреме җитәрлек булмаган шартларда җәяүлеләрнең, бигрәк тә балаларның юл-транспорт һәлакәтләренә эләгү куркынычы өч тапкыр арта. Моның төп сәбәбе – транспорт йөртүченең объектны начар күрүе.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев