Электр чыбыгындагы төзексезлек сәбәпче
Электр чыбыгындагы төзексезлек нәтиҗәсендә машина тулысынча янып беткән.
11 сентябрь көнне 20.30 сәгатьтә Мәлләтамак авылында хәрәкәт иткәндә “Хундай-Солярис” машинасына ут каба. Янгынның беренчел сәбәбе – автомобильнең электр чыбыгындагы төзексезлек. “Машина тулысынча янып бетте. Руль артында Мәлләтамак авылында гомер итүче 1991 елгы хатын-кыз булган. Шунысы сөенечле: машина йөртүчегә дә, пассажирларга да зыян килмәгән.
Бүгенге көндә тикшерү эше бара”, – дип хәбәр итә районның ДАИ хезмәткәрләре.
Фото - "Мөслим-информ" архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев