ДАИ
Ел башыннан алкоголь кулланган хәлдә транспорт белән идарә иткән 51 райондашыбыз тоткарланган, шуларның икесе – хатын-кызлар
Өч райондашыбыз алкоголь кулланган хәлдә кабат рульгә утырган. “Бурычы булган, штрафларын вакытында түләмәгән шоферлар белән дә тыгыз эш алып барабыз. Район суд приставлары хезмәткәрләре белән берлектә үткәргән рейд вакытында штрафларын вакытында түләмәгән 17 шофер тоткарланып, административ беркетмәләр төзелде. Биш машинага арест салынды”, – дип хәбәр итә районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев