Бәхетсезлеккә юллама алмагыз!
Узган ел белән чагыштырганда, самокатта йөрүче балалар чын мәгънәсендә “чашты”.
Машина руле артындагылар каршыларына очып килүче самокаттагы балалардан, яшерен-батырын түгел, чынлап курка башлады. Яше җитмәгән балаларның электросамокатларда чабуларын хәтта әти-әнисе дә тыймый.
Нигә тыйсын? Бала-чагасы аңлатканны аңламавы бер хәл, шул баланың әти-әнисе ярамаса да, “башкалардан ким-хур булмасын” дип күз карасына мотоцикл, электросамокат, башка индивидуаль мобильлек чаралары сатып алып бирә. Мондый төр “кайгыртуның” ахыры ничек тәмамланасын әти-әни уйлап та карамый. Күзләрен тондырып чапкан балалар имгәнсә, кем җавап бирә? Билгеле, әти-әни. Уку елы төгәлләнгәндә “мин балама самокатта, башка төр транспортта йөрергә рөхсәт итәм” дип, әти-әни үзе гариза язып калдыра бит! Баласына мотоцикл алып бирүчеләр сабыйларына үлем сатып ала, төсле.
Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 14 июль санында
Лилия Шәймиева
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев