Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Әти-әниләрне борчыган бер мәсьәлә – телефондагы уеннар

Шуларның берсе, инглизчә исемлесе аеруча хафага сала

– Уенның исемен кычкырып әйтергә дә куркам. Тәрҗемә иткәндә, мәктәп укучысы дигәнне аңлата. Менә шул уен балаларга төрле биремнәр бирә. Яр Чаллы, Казан шәһәрләрендә бирем үтәп, тәрәзәдән сикерүчеләр дә булган. Биремнәр якынча “Әниеңә әйтми генә өйдән чыгып кит!” кебек боерыкларны үз эченә ала. Апам бу уенны үзенең телефонына кертеп караган һәм шаккаткан. Куркыныч биремнәрне күреп, телефоныннан әлеге кушымтаны бетергән. Ә төнлә апам ниндидер ир-ат тавышын ишетеп уянып киткән, ушлары киткән. Телефон кушылган, теге уен яңадан пәйда булган һәм уенга чакырып тавыш биргән. Баланың зәгыйфь психикасы өчен бик куркыныч бит бу! – ди, баласы өчен борчылып, бер райондашыбыз.
Балаларның телефон-гаджетларында парольләр куелган. Сабыеңның нәрсә белән шөгыльләнгәнен беләсең килсә дә, күп вакыт бу мөмкин түгел. Уяулыкны югалтмыйк! Бала гомерләре белән уйнаучы маньяклар нәкъ менә шушы вакытта активлаша, ди психологлар. Уку елы башланганда, әти-әнинең мәшәкатьле вакытында бала үз иркендә кала. Бу вакытта бала бик тиз башкалар йогынтысына бирелә. Балаларыбыз начар уйлы кешеләрнең һәм куркыныч уеннарның корбаны булмасыннар иде!

Фото – нейрочелтәрдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев