Ачык тәрәзә артында – куркыныч күләгәсе
Җәйге каникуллар матур көннәре белән генә истә калсын дисәк, фаҗига һәм күңелсезлекләрне профилактикалау буенча эш дәвамлы булырга тиеш.
– Җәйге чорда балаларның төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алуының төп сәбәбе – ачык калдырылган тәрәзәләр. Шәһәр җирендә тәрәзәдән бала егылып төшү очраклары турында еш ишетергә туры килә.
Балаларны өйдә ялгыз калдырмагыз. Үзегез өйдә булганда да, кечкенә баланы бер мизгелгә дә күз уңыннан югалтмагыз.
Балаларның бик кызыксынучан булуын да истә тотыгыз. Өйне җилләткәндә, тәрәзәләрне астан түгел, ә өстән ачарга тырышыгыз.
Москит челтәрләренә өметләнмәгез, бу җайланма бәхетсезлектән саклап кала алмый. Москит челтәренә тотынып, бала үзен ышанычлы тоя һәм ялгыша, – ди ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мөслим бүлеге белгечләре.
Өйдәге барлык җиһазларның тәрәзәләр яныннан еракта урнашуы мөһим. Шулай булганда, балага тәрәзә төбенә менү мөмкинлеге калмый.
Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 21 июль санында
Лилия Шәймиева
Фото "Татар-информ" архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев