Рәсем ясау буенча мастер-класслар үткәрделәр
Балалар кышкы пейзажның матурлыгын һәм беренче карның сафлыгын төрле материаллар ярдәмендә гади итеп ясау турында белделәр.
Инвалидлар декадасы кысаларында Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеге укытучылары Илшат Ибраһимов һәм Гөлназ Талипова Түбән Табын интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен рәсем ясау буенча мастер-класслар үткәрделәр.
"Балалар кышкы пейзажның матурлыгын һәм беренче карның сафлыгын төрле материаллар ярдәмендә гади итеп ясау турында белделәр. Рәсемнәрне балалар шулкадәр мавыгып ясадылар, барыбызны да сөендереп, кышкы кәеф белән тулы матур эшләр килеп чыкты", - дип хәбәр итәләр сәнгать мәктәбеннән.
Фото - Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев