Кыш бабайга хат
Сиңа бик матур Вәрәшбаш дигән авылдан сагынычлы кайнар сәламнәр җибәреп, хат язам әле. Инде сиңа хат язу яшендә булмасам да, балачак хәтирәләремне яңартасы килеп китте. Ачуланмасаң, бер бушаныйм әле.
Исәнме, Кыш бабай!
Кыш бабай, мин синнән бернәрсә дә сорамыйм, хәзер бөтен әйбер кибеттә сатыла. Җаның ни тели, шуны сатып алып ашый аласың, күңелеңә ни хуш килә шуны кия аласың. Хәтта кайберләре шкаф тулып, исраф булып ята.
Кыш бабай! Хәтерлисеңме, без кечкенә чакта син әниләргә бирелә торган “профсоюз” пакетларына бер мандарин да тыга идең. И белсәң син ул мандаринның тәмлелеген: аны чемоданның иң төбенә яшереп, көн саен бер кисәкләп ашый идек. Әле ул бүләк пакетын алырга бару үзе бер могҗиза. Киез олтанлы итекләрне, тездән торган пәлтәләрне киеп, башка “вәл” ди торган идек, шәл бәйләп, чана тартып чыгып китәр идек. Без авылның бер башында, пакет икенче башында, менә-менә хәл бетә. Бүләкне алгач, тизрәк ачып карыйсы килә, шулай да суыкта куллар туңгач, пәлтә куенына кыстырылган пакетны кочаклап, тауга түбән чана белән чажлап төшеп китәр идек.... Чокыр аша чыкканда чана шуасы килсә дә, туктап торырга ярамый, бер-ике генә шуасың да, өйгә элдерәсең. Хәер, ул вакытта инде караңгы да төшкән була иде. Кайткач, өйдәге һәр бала бер почмакка утырып, үзенең пакетын актара. Андагы каткан конфетлар, өшегән бер мандарин, бер алма, печенье... алардан да кадерле, алардан да тәмле әйбер бар идеме икән?
И, Кыш бабай, мин синең шул чактагы кыяфәтеңне сагынам. Бигрәк эчкерсез, чып-чын Кыш бабай идең бит: киемнәрең дә купшы түгел иде, сакалың да ап-ак мамыктан сырып ясалган иде. Итегең дә үзебезчә, олтанлы иде. Кыш бабай, без бит, ул заманда сине генә түгел, кышны да зарыгып көтеп ала идек. Беренче кар яву, безнең өчен иң зур шатлык иде. Җәй буена өй түбәсендә яткан әлүмин чаналарны табып алып төшәр идек тә, төпләрен сабын белән майлап, тауга чана шуарга китәр идек. Әле җүнләп кары да булмаган тауда, шуып та булмый иде, ләкин безнең шат көлүләр тирә-юньне яңгыратып торыр иде. Беренче кар озак тормый, эри торган иде, ә аннан соң яуган икенчесе, өченчесе, әкренләп кара җирне каплар иде дә, без, бала-чага көн саен мәктәптән кайткач, чана шуарга тауга китәр идек. Тау кечкенә булса да, дистәдән артык балага рәхәтләнеп җитә иде. Ә хәзер, Кыш бабай, ялгышып, телефоннарыннан аерылып, бер-ике бала тау шуарга чыкса, тауга сыя алмыйча, талашып, соңгы чиктә сугышып кайтып китәләр. Ә аннан соң әниләр “разборкага” килеп, ару гына гауга чыга. Ә элек, әниләр безнең турыда белми дә торганнар иде. Бер-беребезгә бәрелеп, иреннәр, борыннар канап бетәр иде, читкә китеп, елап аласың да, “әйдә, давай” дип, тагын шуа башлыйсың. Кыш дәвамында берничә тапкыр җепшек көннәр дә булгалый иде. Анда инде кар атышлы уйный идек, зур-зур Кар бабайлар ясап куя идек. Әле аның бик кызык “Патшалы” дигән уены бар иде. Элек тыкрыкларга койма биеклеге булып кар өелә иде. Шул кар өемнәрен чокып, өеп крепостьлар ясый идек. Аннары шул крепостьларда “Патшалы” уйный идек. И анда баш белән, сырт белән очып төшәсең, ничек муен сынмаган да, ничек күзләр чыкмаган. Алла саклагандыр инде. Көн кичкә авышып, караңгылана башлагач, өйгә кайтыр идек. Ишектән килеп керәсең, итек табанына каткан кар ишек төбендәге иске клеенкадан таеп китә, дөмбелдәп килеп төшәсең. Мүкәли-мүкәли торасың, йон бияләй шакырдап каткан, пәлтәне салсаң, анысы басып тора, бүректән кар шарчыклары коела, итек аяктан чыкмый. Мыш-мыш килеп чишенәсең дә, бөтен киемеңне мич башына илтеп тезәсең (урын калган булса). Аннан әти кайткач, әнинең пешергән тәмле ашын, табын артына тезелешеп утырып ашыйсың. Кем беренче ашап бетерә: “Морской закон” дип кузгала башлый инде. Ахыргы калган кеше диңгез законына буйсынып, казаннан кайнар су алып, савыт-саба юа. Аннан кичке утырулар башлана: кемдер дәрес карый, кемдер чөлкә бәйли, кемдер гәҗит укый, кемдер үзенә шөгыль табып, уен уйный. Шулай итеп, йокы вакыты җитә, бөтен кеше берьюлы йокларга ята.
Эх, Кыш бабай, сагынам бит мин шул чакларны. Дөньясы да җитәр-җитмәс иде, ләкин күңел тынычлыгы, гаилә татулыгы бар иде ул чакта. Ә хәзер кич җиттеме татарча аңламый, русча белми торган баласының әти-әни дәресен карый башлый: анда акырыш, анда елаш, берара “Мамай сугышы” булып ала. Аннан соң инде бөтен нервасы какшаган әни кеше телефонына каплана, әти кеше акырта-акырта футбол карарга тотына. Кемнең кайчан ятасын, кемнең кайда ятасын да аңламыйча, төн җитә.
Кыш бабай, син мине гафу ит инде, бераз зарланып та алдым, чарасызлыктан, эч пошканнан инде. Миңа бернәрсә дә кирәкми, бары күңел тынычлыгы һәм тормышларыбызга бәрәкәт алып килсәң иде. Шул бәрәкәтне бер генә гаиләне дә калдырмыйча, таратып чыксаң иде. Рәхмәт сиңа, Кыш бабай!
Сине сагынып көтеп торучы, Миләүшә Хәсәнова. Вәрәшбаш
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев