Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан Социаль фонды хәрби операциядә катнашкан өчен пенсия стажы арту турында сөйләде

Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучылар гражданлык пенсиясен билгеләгәндә ташламалы хокукка ия.

Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучылар гражданлык пенсиясен билгеләгәндә ташламалы хокукка ия. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.

"Сүз махсус операциядә катнашкан очракта елына 3,6 югары пенсия коэффициентын куллану һәм икеләтә стажга исәпләнүче югары пенсия стажы турында бара. Махсус хәрби операциядә катнашу вакыты озак стаж өчен вакытыннан алда иминият пенсиясе билгеләгәндә дә исәпкә алыначак", - дип аңлатты ул.

"Үз теләге белән формированиеда булган вакытта имгәнгән яки авыру нәтиҗәсендә инвалид калганнарга карата искәрмә каралган. Үз теләге белән хәрби операциягә киткәннәргә, инвалидлык алган очракта, дәүләт пенсия тәэмин ителеше булганда инвалидлык буенча пенсия билгеләнә", - ассызыклады Вафин.

Һәр төркем инвалидлар өчен пенсия күләме аерым каралган. Югары уку йортында яки техникумда көндезге бүлектә укучыларның пенсия күләме арта. 

Хәрби хезмәткәрләргә гражданлык пенсияләрен пенсия яшенә җиткәч Социаль фонд билгели. Пенсиягә иртәрәк чыгучы хәрбиләргә мондый түләүне хезмәт урыны буенча кадрлар бүлегендә билгелиләр.

Федераль закон буенча, 2023 елда хәрби пенсионерларга картлык буенча хезмәт пенсиясенең иминият өлешенә хокук берничә шарт үтәлгән очракта бирелә.

Гражданлык учреждениеләрендә эшләгән вакытта икенче пенсия билгеләнгән очракта, хәрби пенсионер мәҗбүри пенсия иминияте системасында теркәлергә тиеш. Ул иминият взносларын исәпкә алу өчен кирәк, дип аңлаттылар ведомствода.

Гражданлык стажы, исәпләнгән иминият взнослары, хезмәт хакы күләме, шулай ук гражданлык оешмаларында эшләү чоры турындагы мәгълүматлар Россия Социаль фонды шәхси хисабында чагылыш таба һәм иминият хокукны билгели. 

Россия Украинада 2022 елның 24 февраленнән махсус хәрби операция үткәрә, аны Россия Президенты Владимир Путин башлап җибәрде. Махсус хәрби операциянең максатка ирешкәнгә кадәр дәвам итәчәген Россия хакимияте инде берничә тапкыр белдерде.

 

  • РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында тулырак мәгълүмат белән 

    Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучылар гражданлык пенсиясен билгеләгәндә ташламалы хокукка ия. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.

    «Сүз махсус хәрби операциядә катнашкан очракта елына 3,6 югары пенсия коэффициентын куллану һәм икеләтә стажга исәпләнүче югары пенсия стажы турында бара. Махсус хәрби операциядә катнашу вакыты озак стаж өчен вакытыннан алда иминият пенсиясе билгеләгәндә дә исәпкә алыначак», — дип аңлатты ул.

    Бу — картлык буенча иминият пенсиясе хокукы гомуми нигездә пенсия яшеннән ике ел алдарак бирелергә мөмкинлекне аңлата. Әмма бу очракта ир-атларга — 60, хатын-кызларга 55 яшь тулган булырга тиеш. Бу ташламадан 42 еллык иминият стажы булган ир-атлар һәм 37 еллык иминият стажы булган хатын-кызлар файдалана ала.

    «Үз теләге белән формированиедә булган вакытта имгәнгән яки авыру нәтиҗәсендә инвалид калганнарга карата искәрмә каралган. Үз теләге белән хәрби операциягә киткәннәргә, инвалидлык алган очракта, дәүләт пенсия тәэмин ителеше буенча инвалидлык буенча пенсия билгеләнә», — дип ассызыклады Вафин.

    Аерым алганда, беренче төркем инвалидлар — 21,4 мең сум, икенче төркем инвалидлар — 17,8 мең сум, өченче төркем инвалидлар 12,5 мең сум күләмендә пенсия ала. Әгәр үз теләге белән хәрби операциядә катнашкан кеше 18 яшькә кадәрге яки югары уку йортында яисә техникумда көндезге бүлектә укучы 23 яшькә кадәрге бала тәрбияләсә, пенсия күләме арта. Өстәмә акча инвалидлык буенча билгеләнгән пенсия күләменә карап билгеләнә, әмма тәрбияләнүчеләр саны өч кешедән артык була алмый.

    Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәрби хезмәткәрләргә гражданлык пенсияләрен пенсия яшенә җиткәч Социаль фонд билгели. Пенсиягә иртәрәк чыгучы хәрбиләр һәм көч ведомствосы хезмәткәрләренә мондый түләүләрне хезмәт урыны буенча кадрлар бүлегендә билгелиләр.

    Федераль закон буенча, 2023 елда хәрби пенсионерларга картлык буенча хезмәт пенсиясенең иминият өлешенә хокук берничә шарт үтәлгән очракта бирелә. «Татар-информ»га бу хакта Россия Федерациясе Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге матбугат хезмәтендә аңлаттылар.

    «Беренчедән, иминият стажы 14 елдан да ким булмаска, ә индивидуаль пенсия коэффициенты кимендә 25,8 булырга тиеш. Икенчедән, хәрби хезмәткәр пенсия яшенә җитәргә тиеш. Быел күчеш чорын исәпкә алып, хатын-кызлар өчен ул 56,5 яшьтән, ә ир-атлар өчен 61,5 яшьтән ким булмаска тиеш», — дип ассызыкладылар Татарстан буенча Социаль Фонд бүлекчәсе матбугат хезмәтендә.

    Гражданлык учреждениеләрендә эшләгән вакытта икенче пенсия билгеләнгән очракта, хәрби пенсионер мәҗбүри пенсия иминияте системасында теркәлергә тиеш. Ул иминият взносларын исәпкә алу өчен кирәк, дип аңлаттылар ведомствода.

    Гражданлык стажы, исәпләнгән иминият взнослары, хезмәт хакы күләме, шулай ук гражданлык оешмаларында эшләү чоры турындагы мәгълүматлар Россия Социаль фонды шәхси хисабында чагылыш таба һәм иминият пенсиясенә хокукны билгели. Мондый пенсияне билгеләү өчен күпфункцияле үзәккә, Социаль фондка мөрәҗәгать итәргә яки дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша гариза бирергә кирәк.

    Россия Украинада 2022 елның 24 февраленнән махсус хәрби операция үткәрә, аны Россия Президенты Владимир Путин башлап җибәрде. Махсус операциянең максатка ирешкәнгә кадәр дәвам итәчәген Россия хакимияте инде берничә тапкыр белдерде.

  • РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында тулырак мәгълүмат белән heroes-tatarstan.ru сайтында танышырга яки 117 телефоны буенча белешергә мөмкин.
  • Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-social-fondy-xarbi-operaciyada-katnaskan-ocen-pensiya-stazy-artu-turynda-soilade-5877146

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев