Тарих сәгате уздырылды
Район үзәк китапханәсе хезмәткәре укучылар белән тарихи датага багышланган дәрес уздырды.
1552 елның 2 октябрендә Иван Грозныйның Казанны яулап ала. Казан ханлыгы Алтын Урданы аерым мөстәкыйль берләшмәләргә бүлү нәтиҗәсендә барлыкка килә һәм җимергеч һөҗүмнәр сәясәтен дәвам итә. Шушы дата уңаеннан район үзәк китапханә хезмәткәре Гөлсирә Вафина Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары өчен "Иван Грозный һәм аның чоры" дип аталган тарих сәгате үткәрде.
- Чарада укучылар Казанны алу, Иван Грозныйның тууы, яшәү тарихы, тәхеткә утыруы, дәүләт белән идарә итүе һәм үлеме турында уникаль материаллар белделәр. Балалар тарихи фактлар турында фикерләре белән уртаклаштылар, «Татар халкы тарихы» китабы белән таныштылар, - дип язалар район үзәк китапханәсеннән.
Фотолар - район үзәк китапханәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев