«Тәрбия мәктәбе» программасы кысаларында
Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты белгечләре катнашында өйрәтү дәресләре үткәрелде.
«Тәрбия мәктәбе» программасы төп концепцияләрен гамәлгә ашыру кысаларында стационар шартларда хезмәт күрсәтү һәм һөнәри компетенцияләрен камилләштерүне максат итеп куя. ТР эш һәм мәшгульлек һәм социаль яклау бүлегенең Мөслим "Маяк" халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәге шәфкать туташы Гөлфия Җиһангирова Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында медицина персоналы һәм учреждение белгечләре катнашында "Гигиена һәм тәрбияләүгә мохтаҗ гражданнарны караучының шәхси иминлеге" темасына өйрәтү дәресләре үткәрде.
Гөлфия Әнәс кызы чарада катнашучыларны өлкәннәрне (инвалидларны) тәрбияләү тәртибе белән таныштырды, аларны караган очракта шәхси куркынычсызлыкны саклау кагыйдәләрен искәртте.
Фото - картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев