Сыйныф сәгатендә грим салырга өйрәнделәр
Лицей укучылары сыйныф сәгатендә грим ясау буенча мастер-класс үттеләр.
"Мөслим кызы, Мөслим егете" проекты кысаларында З.Басыйрова исемендәге мәдәният йорты режиссеры Гөлнар Миңнеханова Мөслим лицееның 3 нче сыйныф укучылары өчен "Театр һәм грим" темасына сыйныф сәгате үткәрде. Укучылар Мөслим районыннан чыккан күренекле театр артистлары белән таныштылар, театр һәм грим турында мәгълүмат тупладылар. Гөлнар Валерьевна мастер-класс үткәреп, грим ясарга өйрәтте.
Фото - Мөслим лицееннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев