Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Республика киңәшмәсендә катнаштылар

Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренең һәм укытучыларының республика киңәшмәсе уздырылды.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең конференц-залында мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренең һәм укытучыларының республика киңәшмәсе узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Адгамова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, Казан консерваториясе ректоры Вадим Дулат-Алеев, Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы вәкилләре, мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре катнашты. Киңәшмә эшендә Мөслим балалар сәнгать мәктәбе директоры урынбасары Румия Деникаева да катнашты.

- Киңәшмә кысаларында яшь талантларга дәүләт ярдәме, балалар сәнгать мәктәпләре, сәнгать училищеларының балалар сәнгать мәктәпләре белән үзара бәйләнеше тәҗрибәсе, һөнәри белем бирү программаларын уңышлы тормышка ашыруның мөһим факторы буларак сәнгать мәктәпләренең матди-техник базасын ныгыту кебек мәсьәләләр каралды, - дип хәбәр итәләр сәнгать мәктәбеннән.

Фото - сәнгать мәктәбеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев