Ни дисәң дә, ил – үзебезнеке!
Махсус хәрби операция хакында бик күп бәхәсләр бара. Кирәк идеме ул? Россия бу операцияне башлап дөрес эшләдеме? Эш зурга китмәсме? Бу зур югалтуларга, һәлакәткә китермәсме? Кайчан тәмамланыр?
Шундый һәм башка сораулар бик күпләрнең миен бораулый бүген. Телевизорны кайчакта ачасы да килми... куркыта, шомландыра! Әмма битараф та калып булмый. Үзебез дә өлкәнәеп барабыз. Балалар, оныклар бар. Алда нәрсә көтә безне?..
Халык арасына чыксаң, социаль челтәрләрдәге язмаларны укысаң, кайчакта чәч төпләре кызыша башлый. Әлбәттә, халык хәрби операция яклы түгел. Чөнки революцияләр, сугышлар вакытында гади халык иза чигә, бөтен авырлык гади халык өстенә төшә. Шундый вакытта халыкның нечкә кылларында уйнарга яратучы паника таратучылар активлаша да инде (сугышта да иң куркынычы – паника, диләр). Паникадан дезертирлар барлыкка килә, ә болардан мародерлар ота. Сугышта да, көндәлек тормышта да шулай, хәтта тел, милләт мәсьәләсендә дә! Әйе, кемнәргәдер халыкның башын бутау кирәк. Кемнәрдер халык өчен түгел, ә үз максатлары өчен тырыша кебек. Социаль челтәрләрдәге язмаларның күбесе әнә шул “кемнәрнеңдер” тегермәненә су коя кебек!
Чыннан да, махсус хәрби операция башлану белән бик күпләрнең чын йөзе ачылды. Шушы илдә туып-үсеп, белем һәм һөнәр алган, дәрәҗә баскычлары буенча югарыга үрмәләгән, гади халыкның төшенә дә кермәгән зур байлыклар туплаган түрәләр, политиклар, сәнгать әһелләре, “без махсус операциягә каршы” шигаре астында, илгә пычрак атып, чит илләргә чыгып тайдылар. Каршы дигән сүзләре бер сәбәп кенә аларның. Алдан ук берничә илдә затлы фатирлар, виллалар, чит ил банкларында миллионлаган доллар акчаларын күптән туплап куйган булган инде алар. Байлыкларын югалтудан курыкты алар. Илен саткан бәндәләрнең чит илдә кадере булырмы икән?! Яшьли һәлак булган танылган актер, кинорежиссер, сценарист, телетапшырулар алып баручы Сергей Бодровның (1971-2002) бик мәгънәле, акыллы фикерләренә юлыктым. Аның сүзләрен рус телендә китерәм, юкса, тәрҗемәдә биреп, фикеренең асылын югалтырмын кебек. “Во время войны нельзя говорить плохо о своих. Никогда! Даже если они неправы. Даже если твоя страна неправа во время войны, ты не должен говорить о ней плохо. Это очень старый, простой и примитивный принцип, но это так. Давайте постараемся, чтобы в будущем такого не было. Я люблю Родину только за то, что она наша”.
Баштарак хәрби операция Украина территориясендә барган булса, дүрт өлкәсе безгә кушылганнан соң, чын-чынлап Россия белән сугыша Украина нацистлары. Дөресен генә әйткәндә, Көнбатыш һәм АКШ Украинаны филгә өргән көчек урынына файдалана. Ә үзләренең максаты: узган гасырның туксанынчы елларында таралган, таркалган, инде яңадан аякка баса алмас дип уйлаган илнең, Феникс кебек, үзе янган утның көлендә күтәрелеп, кабат төп дошманы, конкурентына әверелгән Россияне көчсезләндерү, тармар китерү, “однополярный мир” (бер державаның гегемонлыгына нигезләнгән) статусын югалтмау! Россиянең Украинага гына түгел, бәлки НАТОга, АКШка каршы торганын барыбыз да күреп, белеп торабыз. Көнбатыш һәм АКШ тарафыннан бу чарага 2014 елдан ук әзерлек башланганын да беләбез. Соңгы вакытларда байтак кына яңа “серләр “ ачылды. Меркель ханым Минск килешүенең ни өчен озакка сузылуы, үтәлмәвенең сәбәбен үзе властьтан киткәч кенә игълан итте! Шуның белән үзенең дә АКШ кулында курчак кына булуын раслады. Ә бит нинди “деловой” ханым итеп тоткан иде үзен сөйләшүләр барышында!
Бу котылгысыз иде. Бигрәк бөтен яктан төреп алдылар бит! Россияне нинди генә гөнаһларда гаепләмәделәр.
Соңгы чиктә, спортка, анда да сәламәтлекләре чикле булып та, тормыштан, яшәүдән бизмәгән көчле рухлы параолимпиячеләргә басым ясадылар, гомергә булмаган хәл – ярышта катнашу хокукыннан мәхрүм иттеләр! 15 яшьлек кыз баланы якларлык та (фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева) хокукыбыз калмаган иде бит!
Россиядә “Если драка неизбежна, бить надо первым” дигән әйтем йөри. Бәлки, махсус хәрби операцияне башлау дөрес тә булгандыр.
Инде азагы хәерле булып, җиңү белән тәмамлансын иде.
P.S. “Бу язманың авторы махсус хәрби операция яклы икән. Хатын-кыз башы белән, берьяклы фикер йөртеп, Россияне бер гаепсез итеп күрә. Үзенең балалары юктыр. Балалары булса, болай сайрамас иде”, – диючеләр дә булыр. Бар! Безнең дә өч улыбыз бар.
Өчесенең дә мобилизациягә яше кергән. Без нишли алабыз?! Миндә дә каршылыклы фикерләр шактый, алары үземдә калсын.
Гөлфия Мөхәмәтгәрәева.
Тегермәнлек.
Фото - Татар-информ архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев