Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Мөслимнең яшь рәссамы

Самат Йосыпов Салауз-Мухан мәктәбенең 5 сыйныфында белем ала. Аның һәр рәсеме 5 үлчәмле форматта эшләнгән кебек. Кәгазьгә төшерелгән кешеләр атлап китәр, яңгыр тамчылары орыну белән кулны чылатыр, чәчәк таҗлары, саксыз кагылсаң, коелып төшәр төсле.

– Самат кечкенәдән мәктәп күләмендә һәм мәктәптән тыш үткән бәйгеләрдә актив катнаша һәм гел җиңү яулый. Экология буенча рәсем конкурсларына юлланган эшләре жюри күңеленә аеруча хуш килә. Саматның эшләре матурлыгы белән генә түгел, бай эчтәлекле булуы белән дә үзенчәлекле. Саматны бөтен конкурсларда да катнаштырырга тырышам: баланы күрсәтәсем килә.
Республикакүләм рәсем бәйгесенә аның ике эшен әзерләдек, – ди Салауз- Мухан мәдәният йорты директоры Илмира Әюпова.
Самат укуда да сынатмый, “4” һәм “5” билгеләренә генә укый. Сыйныф командиры булып тора, иптәшләрен бер йодрыкка җыеп тота.

– Кечкенәдән тиктормас, кызыксынучан, җор телле һәм бик зиһенле булып үсте улым. Шырпы, кер кыстыргычлары белән әллә ниләр ясап куя иде. Мөслимгә төшәсем булса: “Әни, “Лего” алырга онытма!” – дип кала иде. Укытучылар конференциясенә “ Минем хыялдагы мәктәп” дип, Салауз- Мухан мәктәбе проектын төзегән иде. Конференциядә катнашучылар улымның эшенә югары бәя бирде.
Ә рәсем белән ныклап 1 сыйныфта укыганда шөгыльләнә башлады, – ди әнисе Гөлназ.

Лилия Шәймиева

Фото - С.Йосыповның шәхси архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел, 29 март санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев