Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

“Кадрлар резервы” проекты вәкилләре килде (+фоторепортаж)

“Кадрлар резервы” – республиканың идарә итү потенциалын үстерү максатын күздә тотучы проект. Анда катнашу өчен Татарстанның иң яхшы идарәчеләре сайлап алына.

ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының икътисад һәм проект эшчәнлеге идарәсе башлыгы Илнур Насретдинов, Татарстан Республикасының санлы трансформацияләү үзәгенең мәдәният, мәгариф һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә цифрлы трансформация бүлеге җитәкчесе Булат Габдрахманов, “Диалог Регионы” коммерцияле булмаган автоном оешмасының аерымланган бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Эмилия Хәкимуллина 3 көн буена яңа тәҗрибә туплыйлар һәм, аннан тыш, үзләре дә Мөслим районын төрле өлкәләрдә үстерүче проектлар тәкъдим итәргә тиеш булалар.

Белгечләр район үзәгенең мәгариф учреждениеләрендә кунак булды. “Миләшкәй” балалар бакчасындагы “метеоүзәк”тә бүгенге һава торышы турында мәгълүматлар алганнан соң, идарәчеләр бакчаның интерактив җиһазлар белән тулыландырылган залына үтте. Тәрбияләнүчеләр хәрефләрне тануда, сүзләр төзүдә осталыкларын күрсәтте. Предмет исеме дөрес язылса, әлеге предмет яки зат җанлана, тавыш бирә. Сүз хаталы булса, ясалма интеллект тагын бер кат уйларга киңәш итә. Әлеге әсбаплар белән танышу өлкәннәрдә дә зур кызыксыну уятты. Җайланма ярдәмендә хәрәкәтле уеннар да уйнарга мөмкин. Шушы мөмкинлектән файдаланып, кунаклар да җиһазларны сынап карый алды.

Мөслим лицеенда узачак укучылар үзидарәсе сайлауларына багышланган акциядә катнашу мөмкинлеге тудырылды. Чара кысаларында, “Алдынгылар хәрәкәте” активистлары булачак президентка юллап хат язырга тәкъдим итте. Кунаклар үзләренең киңәшләре, теләкләре тулы конвертларны почта тартмасына салды. Аннан тыш, беренче сыйныф укучыларына багышланган “маршировка сәгате” дәресендә укучылар да, “Кадрлар резервы” проекты вәкилләре дә маршировка серләренә төшенде, бергәләшеп Россия һәм Татарстан гимннарын җырлады.

Идарәчеләр Мөслим гимназиясе укучылары әзерләгән “QR-кодлар” проекты белән танышты. Әлеге проект кысаларында, укучылар Мөслимнең истәлекле урыннары турында мәгълүматлар тупланган видеоязмаларны интернет челтәрләренә урнаштыра. Видеоларга бәйләнгән QR-кодларны Мөслим буйлап урнаштырырга планлаштырыла. Мөслим гимназиясе укучылары уку күнекмәләрен өйрәнүдә дә югары нәтиҗәләр күрсәтә. Егет-кызлар әлеге осталыкны үзләштерү өчен кулланган күнегүләрне күрсәтте. Идарәчеләр дә үзләрен төрле осталыкларга тикшерде, укытучылар тәкъдим иткән биремнәрне эшләде.

Рәмилә Сәләмова

Рәмилә Сәләмова фотолары

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев