Яллары файдалы үтә
Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүче өлкәннәр белән төрле чаралар оештыралар.
Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре өлкәннәр өчен кызыклы уеннар оештыралар. Шулар арасында өстәл уеннарын өлкәннәр аеруча үз итә. Уен - интернатта тәрбияләнүчеләр өчен вакыт уздыруның иң яхшы ысулларның берсе булып тора. Чараларны оештыручы Азия Заһидуллина һәм Гөлназ Минһаҗева мондый төр уеннарны еш үткәрәләр. Алар социаль хезмәтләрдән файдаланучыларгә, ялгызлыктан, депрессиядән арынырга ярдәм итә.
Уеннар өлкән яшьтәгеләрнең акылын стимуллаштыра, интенсив эшкә этәрә. Бу мөмкин кадәр озаграк фикерләүне саклау өчен генә түгел, ә Альцгеймер авыруы һәм деменция кебек чирләрне профилактикаларга да ярдәм итә, - дип язалар интернат-йорттан.
Фото - Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев