Педагог-психологлар өчен семинар
Казан шәһәрендә оештырылган психологлар семинарында мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү оешмасында эшләүче Лиана Идиатуллина катнашкан.
25 гыйнварда Казан шәһәренең "Росток" үзәгендә Татарстан Республикасы муниципаль районнарында психологик-педагогик эш өчен җаваплы кешеләр өчен семинар үткәрелде. Чарада үзәкнең методик бүлек мөдире, КФУның психология-педагогия кафедрасы укытучысы, асоциаль тәртип өлкәсендә экспертлар чыгыш ясады. Безнең районнан «Миләшкай» балалар бакчасы педагог-психологы Лиана Идиятуллина әлеге семинарда булды, - дип хәбәр итәләр мәгариф идарәсеннән.
Фото - мәгариф идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев