Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Балалар белән очрашуда

Балалар спорт мәктәбе тренерлары укучылар белән очрашты

- Ирекле көрәш буенча спорт мәктәбе тренеры Ильяс Әхмәдов  Мөслим лицее һәм Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән очрашу үткәрде. Очрашу дусларча җылы шартларда, әңгәмә форматында узды. Укучылар кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм җаваплар алдылар.
Тренер спортчыларны әзерләү, күнегүләр процессының үзенчәлекләре, спорт белән системалы шөгыльләнүне үстерүгә ярдәм итүче сыйфатлар турында сөйләде.
Инструктор-методист Гөлназ Гыйздуллина очрашуда көчле рухлы, тормыш авырлыкларына карамастан, үз хыялларына ирешкән кешеләр турында сөйләде.
Мондый очрашулар балаларг сәламәт яшәү рәвешенең файдасы турында белемнәрен тирәнәйтергә, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнергә, спорт секцияләренә язылырга, үз-үзләренә ышанычны арттыра һәм спортта беренче адымнарын ясарга ярдәм итә. Очрашу укучыларда да, педагогларда да бары тик уңай эмоцияләр генә уятты!
Мөслим лицее һәм Г.тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе  җитәкчелегенә, директорлар Чулпан  Әхмәтшинага, Гөлшат Галиевага әлеге чараны уздырырга ярдәм иткәне өчен. рәхмәтләребезне җиткерәбез, - дип язалар балалар спорт мәктәбеннән.

Фото - спорт мәктәбе архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев