Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үлемсез полк

Йолдызнамә (9 сентябрь- 16 сентябрь)

Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21 март-20 апрель)

Атна башында аеруча сакчыл һәм игътибарлы булыгыз, чөнки хәзерге вакытта сез дөрес карарга килү халәтендә түгел. Шуңа да хәзер үз өстегездәге йөкләмәләрне башкаларга аударырга кирәктер.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Бу атнадагы вакыйгаларда бернинди яңалык булмаячак, һаман шул сезне туйдырган бертөрлелектән котыла алмассыз. Башлаган эшләрне төгәлләү өчен уңай вакыт.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Бу атна туганнарыгыз һәм якын кешеләрегез белән бергә үткәрү, яраткан эш белән шөгыльләнү өчен уңышлы. Атнаны тизрәк үткәрәм дип ашыгып эшләмәгез, үз җае белән барса уңышлырак булыр. Яхшы керем була калса үзегезгә бүләк ясагыз.

Кысла (22 июнь-22 июль)

Бу атнада финанс хәлегез тотрыклы, шулай да акчаны уңга-сулга туздырырга тырышмагыз. Эш мәсьәләсенә килгәндә, күптәнге хезмәттәшегез сезне кыен хәлдә калдырырга мөмкин. Вакыйгаларны зурга җибәрмәс өчен булган хәлләргә артык игътибар бирмәгез.

Арыслан (23 июль-23 август)

Бу атнада сез һәрвакыт күтәренке кәефтә булырсыз. Бернинди борчу-мәшәкать тә кәефегезне төшерә алмас. Сезнең эшкә дә, тормышка да булган җиңел карашыгыз башкаларны борчуга салуы ихтимал. Якыннарыгызга һәм туганнарыгызга игътибарыгыз кирәк.

Кыз (24 август-23 сентябрь)

Сезнең өчен атна вак-төяк мәшәкатьләргә бай булыр. Шәхси тормыш белән бергә балаларга бәйле мәшәкатьләрне дә хәл итәргә туры киләчәк. Уңышлы булсын өчен бөтенесенә берьюлы алынмагыз, ә план төзеп рәттән башкарыгыз.

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

Бу атнада сезнең энергиягез ташып торыр. Күп планнарны чынга ашырырга теләрсез. Атна дәвамында күңелле һәм күңелсез хәлләр булуы ихтимал. Барысын да яхшыга юрагыз, беркемне дә гаепләмәгез, шулай ук үзегезне дә.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Сезнең мөм­кинлекләр зурдан, бернәрсәне дә кулдан ычкындырмагыз. Хез­мәткәрләрегезнең нәр­­сәгә сәләтен хөрмәтләгез, бәлки эш мәсьәләсендә зур уңышларга ирешеп булыр. Банк картасы белән түләгән очракта игътибарлы булыгыз.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Бу атнада, бигрәк тә, финанс өлкәсе игътибар сорый. Акчагызны чамалап туздырыгыз. Ял көннәрен гаиләгез белән табигать кочагында үткәрегез.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Сезнең бу атнада бөтен нәрсә уңышлы барыр. Кәефегез яхшы булыр. Эшегездә мөһим үзгәрешләр көтелми. Шулай да, сездән көнләшүчеләр бар, зыян эшләү юлына да барырга курыкмыйлар. 

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)

Бу атна хис-киче­решләргә бай булыр. Элек бергә эшләгән хезмәттәшегезне очратып, вакытыгызны бергә үткәрүегез ихтимал. Атна башында башлаган эшегезнең очы-кырые күренми әле. Шуңа күрә, мөһим карарлар кабул итәргә ашыкмагыз.

Балык (19 февраль - 20 март )

Бу атнада ялгызларны яңа танышу-очрашулар көтә. Бәлки, очраган кешегез сезнең насыйптыр? Якыннарыгыз арасында сездән бүләк өмет итүчеләр дә табылыр. Шуңа тырышып җыйган акчагызны үзегезгә генә тотыгыз, бөтенесенең дә "капризы"на юл куеп булмый инде.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев