Йолдызнамә (9 - 15 июль)
Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?
Кучкар (21 март-20 апрель)
Әлеге атнада мөһим карарлар кабул итәргә ашыкмагыз. Вәзгыятьне тиешенчә бәяләп бетермәү йәки үти алмаслык вәгъдәләр бирү эштә дә мәшәкәтләр тудырырга мөмкин.
Үгезбозау (21 апрель-20 май)
Тормышыгызны,мәтди хәлегезне куркыныч астына куя торган эшләргә алынмагыз.Хисләрегезне кулда тота алмау аркасында, сүзгә килүегез ихтимал.
Игезәкләр (21 май-21 июнь)
Әлеге чорда күп көч тәләп итә торган эшләргә алынмагыз.Төрле спорт төрләре белән шөгыльләнү файдалы булыр.
Кысла (22 июнь-22 июль)
Кәефегез алмашынып торуы аркасында,гадәти эшләрдә дә хата җибәрүегез бар. Сөеклегез белән мөнәсәбәтләрегезне яхшырта аласыз.
Арыслан (23 июль-23 август)
Атна башында яңа танышлар белән аралашканда игътибарлы булыгыз. Зирәк булуыгыз һәм үзегезгә тарту көчегезнең зур булуы аркасында,начар уйлы кешеләр дә тартылырга мөмкин.
Кыз (24 август-23 сентябрь)
Уйлаган эшләрегез тиз арада тормышка ашар. Хәзер иң җитди тоелган эшләргә дә алынырга мөмкин.Бәхәсләргә кысылмаска тырышыгыз.
Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)
Шәхси тормышта катлаулырак вакыт. Яраткан кешегезнең иреген кысмагыз. Эш күп, ялга киткән хезмәттәшләрегезнең вазыйфаларын да башкарырга туры килер. Хезмәт баскычы буйлап күтәрелү өчен уңай вакыт.
Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)
Командировкаларга чыгучыларның юллары уңа.Ял көннәрендә гаилә мөнәсәбәтләренә кагылышлы, кабат үзгәртү кыен булган карарларны уйлап кабул итегез.
Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)
Атна башында гаилә мөнәсәбәтләрен яхшыртуга багышлагыз.Ялганнан сакланыгыз, кызыктыргыч тәкъдимнәргә игътибар бирмәгез.
Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)
Эштәге проблемаларның шәхси тормышка да йогынтысы сизелер.Аларны җайга салырга кирелек комачаулый.Сәламәтлеккә игътибарлы булырга кирәк. Салкын тидерү куркынычы бар.
Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)
Гаилә мөнәсәбәтләре тигезлеккә,үзара аңлашып яшәүгә корылыр. Бер - берегезгә булган мәхәббәт хисләренең яңадан уянуы сизелер.
Балык (19 февраль - 20 март )
Атна яңа танышлар табу,мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен яхшы. Атнаның икенче яртысында гадәтләнгән эшләр белән шөгыльләнергә киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев