Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үлемсез полк

Йолдызнамә (8 - 14 октябрь)

Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21 март-20 апрель)

 Бу атна үзгәрешләр чоры. Бернәрсәдән дә курыкмыйча, җиң сызганып эшкә тотыныгыз. Тырышлыгыгызга карап, кесәгез дә калынаер. 

Сезнең өчен тыныч, уңышлы атна. Тормышыгызның һәр минутыннан ләззәт алып яшәгез. Барлык хыялларыгыз да тормышка ашачак. 

 

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

 Нәрсәнең мөһимрәк булуын ачыклап, көчегезне шуңа багышлагыз. Башыгызга гениаль идеяләр килер, көчле һәм егәрле булырсыз. Талантыгыз ачыла торган вакыт. Эш һәм гаилә белән бәйле мәсьәләләр булса, уңышлы хәл ителәчәк.

Кысла (22 июнь-22 июль)

Тормышыгызны үзгәртер өчен уңай чор.Нәтиҗәләр ясар һәм элек җибәргән хаталарны төзәтер өчен яхшы вакыт. Көчегезне алучылар белән вакытлыча гына булса да араларны суытыгыз.

Арыслан (23 июль-23 август)

Бөтен игътибарны гаиләгезгә багышлагыз. Тормышның һәр өлкәсендә уңыш елмаячак. Сездән бераз түземлек, тырышлык кына сорала. Кемдер ярдәм тәкъдим итә икән, баш тартмагыз, аның язмыш бүләге булуы бар.
 

Кыз (24 август-23 сентябрь)

 

. Бәхәсләргә кермәскә тырышыгыз. Килешми торган нәрсәләр булса да, иң яхшысы – елмаеп кына кую.

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

 

Карьера һәм финанс мөмкинлекләре ачылыр.. Үз максатыңа ирешүчәнлек, авырлыклар белән йөзгә-йөз очрашудан курыкмагыз. Тормыш турында төптән уйлый башлагыз. Элек кулдан киткән мөмкинлекләр сезгә кабат кайтачак. 

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

 Тормышыгызда хәлиткеч борылышлар көтелә.Яңа кием-салым алу, кая да булса барып кайту өчен дә яхшы вакыт.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Эшегез күп, барысына да җитешүе кыен. Шуңа да якыннарыгызның ярдәменнән файдаланырга кыенсынмагыз. Шәхси тормышыгызны җайга салыгыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Атнаның беренче яртысын мөһим эшләргә багышлагыз, соңыннан шуның уңышларын алырсыз.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)


Бу сезнең иҗади уңыш чоры. Дисциплина беренче планда торырга тиеш. Төрле тәҗрибәләрдән курыкмагыз. 

Балык (19 февраль - 20 март )

Иске дус яңасыннан яхшырак, диләр - шуны онытмагыз. Хезмәттәшләрегез, гаиләгез белән мөнәсәбәтләрегезне яхшыртыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызнамә гороскоп