Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үлемсез полк

Йолдызнамә (8-14 апрель)

Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21 март-20 апрель)

Ялгыз Кучкарлар җитди булмаган мөнәсәбәтләр белән мавыгачак. Сәламәтлеккә ныграк игътибар бирегез. Кайбер Кучкарлар теш табибына баруны кичектереп килә, озакка сузмагыз, апрель тешләрне дәвалау өчен иң кулай вакыт.

 

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Мәхәббәт өлкәсенә килгәндә, апрель аенда йолдызлар читкә карамаска киңәш итә. Сәламәтлек ягыннан бар да яхшы булачак. Бу айда Үгезбозауларның сәяхәткә барып кайту мөмкинлеге бар: ял итү белән бергә кызыклы мәгълүматлар туплап кайтырсыз. Җитди мәсьәләләрне хәл итүне кичектереп торыгыз.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Эшегездә уңышлар көтә. Активрак булырга кирәк.Спорт белән дуслашырга вакыт.

Кысла (22 июнь-22 июль)

Якыннарыгызга сезнең ярдәм кирәк булырга мөмкин.Буш вакытыгыз булганда ял итәргә тырышыгыз.

Арыслан (23 июль-23 август)

Үзгәрешләргә әзер торырга кирәк. Кибетләрдә йөреп, кәефегезне күтәрегез.

Кыз (24 август-23 сентябрь)

Мөһим карар кабул итәр чак. Авырлыклар туса, якыннарыгызның ярдәменә өметләнә аласыз.

 

 

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

Шәхси тормышыгызда узгәрешләр булыр.Бер - берегезгә игътибарлы булырга тырышыгыз.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Һөнәрен алыштырырга теләүчеләргә нәкъ вакыты. Дусларыгыз белән сәяхәткә чыгыгыз.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Иң беренче чиратта гаилә мәшәкатьләрен хәл итәргә тырышыгыз.Хезмәттәшләрегез белән сүзгә килүегез ихтимал.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Көнләшү араны бозарга мөмкин. Моңа юл куймаска кирәк. Кешеләр белән аралашу,кунаклар чакыру өчен уңай вакыт.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)

Бу атнада, гомумән, бу айда сезгә хезмәттәшләрегез арасындагы авторитетыгызны ныгыту белән шөгыльләнергә кирәк. Уңыш артыгыздан калмый, ияреп йөри сыман тоелса да, сак булу комачауламас.
Эшегезне алыштырырга ашыкмагыз. Мәхәббәт өлкәсендә үзгәрешләр күзәтелмәс.
Сәламәтлеккә игътибар бирегез, баш авыртулар борчырга мөмкин.

Балык (19 февраль - 20 март )

Вакыйгаларны ашыктырмагыз,үз көе белән барсын.Тышкы кыяфәтегезне матурлагыз,үзегезгә килешле кием сатып алыгыз.

Фото– Рixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев