Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үлемсез полк

Йолдызнамә (7-14 октябрь)

Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21 март-20 апрель)

Үзләре генә калып уйлану, медитация комачау итмәс. Берни вәгъдә итмәгән флирт яки кыска вакытлы роман файдалы булыр. Бу арада кәефегез гел уйнап тора. Төшенкелеккә бирелмәс өчен үзегезне бүләкләр белән сөендереп тору – отышлы вариант. Ялларны дусларыгыз белән кафеда үткәрү уңай нәтиҗә бирер. 

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Йолдызлар баштан аяк  эшкә чумарга тәкъдим итә. Финанс хәлен уңай якка үзгәртү өчен бик уңышлы вакыт. Шуңа күрә кул кушырып утырмагыз. Гәрчә акчага кытлык кичермәсәгез дә. Әле акчаның беркайчан да артык булганы юк. Хәзер кирәкмәсә алга таба кирәге чыгар. Кулыгызга керергә торган табышны ычкындырмагыз.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Үзләренең фигурасы, сәламәтлеге һәм матурлыгын кайгыртырга вакыт. Атнаны тулаем үзегезгә генә багышлау әйбәтрәк булыр. Күптән диета тоту турында хыяллана идегезме. Вакыты җитте. Менә күрерсез, нәтиҗәсе озак көттермәс. Якын арага мөһим эшләр һәм җитди сәфәрләр планлаштырмагыз.

Кысла (22 июнь-22 июль)

Тиз арада барлык мәсьәләләрне дә хәл итәргә тырышырга. Һәм теләсә ничек түгел, бары уңай якка. Атна башына эшлекле очрашуларны планлаштырсагыз күпкә уңышлырак булыр. Чөнки бу көнне уңыш сезнең яклы дип фаразлый йолдызлар. Буш вакытыгызны тыныч формада ял итүгә (китап уку, кул эше тоту, йога) багышлагыз. 

Арыслан (23 июль-23 август)

Бу атнада интеллектуаль белемен күтәрү зыян итмәс. Ә менә ялларны бераз кичектереп торырга туры килмәгәе. Эштә исә тырыш һәм эшсөючән булу сәбәпле гел игътибар үзәгендә булырга туры килер. Борчылмагыз, сез моңа лаек. Мактау сүзләреннән борыныгызны гына чөймәгез. Өйдә якыннарыгыз белән бәхәскә кермәскә тырышыгыз. 

Кыз (24 август-23 сентябрь)

Күз уңыннан бернәрсәне дә югалтырга ярамый. Хәзер һәрбер беренче карашка юк кына кебек тоелган әйбер дә мөһим роль уйнарга мөмкин. 24 көнне килеп туган ситуацияне стандарт булмаган юл белән хәл итәргә туры килмәгәе. Ялларны якыннарыгыз белән табигать кочагында үткәрү яхшырак. 

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

Бер дә бетми кебек тоелган проблемаларына ниһаять нокта куелыр. Әлеге атнада барыннан да арынып ял итәрсез. Якын тирәдегеләр сезне куанычлы хәбәрләр белән сөендереп торыр. Бу атнада балаларга игътибарны арттыра төшү комачау итмәс. Юлларда йөргәндә аеруча сак булыгыз.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Финанс хәле уңай якка үзгәрер. Көтелмәгән керем кәефегезне күтәрер, эшкә теләкне арттырыр. Әлеге табышны кая куярга кирәклеген язмыш үзе күрсәтер. Сәламәтлекне ныгыту һәм гомумән, профилактика максатыннан берничә анализ бирү, табиб белән киңәшләшү зыян итмәс. 

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Хис-кичерешләрен кулда тотарга киңәш итә йолдызлар. Кемнең дөрес икәнен ачыклаганчы, иң яхшы вариант – юл куя белү. Әлеге атна бик киеренке булыр. Һәрьяклап сыналырсыз. Язмыш җиле сындырыр өчен мең төрле тозак корыр. Үзегезне «Бар да вакытлыча, һәр нәрсә үтә, үтми калганы юк», диеп тынычландырып тору – әлегә иң яхшы чараларның берсе. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Болай күп уйлансагыз, акылыны җую куркынычы яный. Сөйгәнегезгә сезнең игътибар һәм кайгыртучанлыгыгыз җитеп бетми.  Ялгызлар исә гомерлек мәхәббәтен очратыр. Эштә үзегезне кулда тотарга тырышыгыз, чама хисен югалтмагыз.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)


Үз кулы аша үткән документларга игътибарлырак булсын иде. Чөнки бер игътибарсызлык һәм саксызлык нәтиҗәсендә эшегезне һәм дәрәҗәгезне югалтуыгыз мөмкин. Өстәвенә гаиләдә дә бик үк тыныч атмосфера күзәтелми.  Көн саен талаш, ызгыш. Иге-чиге күренми кебек. Сез дә, тормыш иптәшегез дә юл куярга ашыкмый. 

Балык (19 февраль-20 март)


Бу атнада җиң сызганып чын мәгънәсендә тир түгәргә туры киләчәк. Эш агачы китерер җимеш дигәндәй, кереме дә яхшы булыр. Шуңа күрә тырышлык бушка китәр дигән уйларны куып, тырышып эшләргә дә эшләргә. 25 көнне сезне бик җитди һәм мөһим очрашу көтә. Ул яшәешкә булган карашыгызны төбе-тамыры белән үзгәртергә, тормышны яңа биттән башлау мөмкинлеге бирәчәк. 

Фото- Piixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызнамә гороскоп