Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үлемсез полк

Йолдызнамә (3 сентябрь - 9сентябрь)

Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21 март-20 апрель)

Туры сүзле булуыгыз уңышка ирешергә бераз комачаулар. Эшне читкә куеп, ял итеез.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Торак шартларын яхшырту мәсьәләсендә бераз кыенлыклар туса да, нәтиҗәсе яхшы булыр .Эш алыштыручыларга уңыш елмаер. Иҗат кешеләре өчен уңышлы атна.
 

 

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмагыз. Сәяхәт итегез.Ялгызларның парын табуы ихтимал.

Кысла (22 июнь-22 июль)

Шау - шулы компанияләрдән ераграк торыгыз. Сер һәм проблемаларны берәүгә дә сөйләмәгез.

Арыслан (23 июль-23 август)

Акчагызны бераз аерым сакларга тырышыгыз. Җитәкчегездән хезмәт хакын арттыруын үтенегез. 

Кыз (24 август-23 сентябрь)

Мәхәббәттә яңа мунәсәбәтләр көтелә. Тормышны үзгәртергә теләсәгез, өйдә утырмагыз.


Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

 

Теләкләр тормышка ашар. Ял итегез. Күңел ачыгыз. Диета  тоту комачау итмәс.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Мәхәббәттәге уңышсызлыклар бәхәс китереп чыгарыр. Үзегезне кулда тота белегез.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Гаиләдә аңлашылмаучанлыклар туар. Кызып китеп, авыр сүзләр әйтмәгез. Сабыр итегез. Азык - төлек алганда сак булыгыз,агулануыгыз ихтимал.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Атна эш мәсьәләләрен хәл итеп узар. Әлеге ял турында хыялланмагыз да. Бурычларыгызны кайтарыгыз. Ара - тирә табибка күренергә онытмагыз.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)

Юл куя белмәсәгез,мөнәсәбәтләр аерылышу белән төгәлләнергә мөмкин. Өстәмә керем турындагы уйларны әлегә читкә куеп торыгыз. Хроник авырулар баш калкытыр.

Балык (19 февраль - 20 март )

Мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмагыз. Сәяхәт итегез, танышыгыз. Ялгызларның парын табуы ихтимал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызнамә гороскоп