Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үлемсез полк

Йолдызнамә ( 2 декабрь - 8 декабрь)

Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21 март-20 апрель)

Ниятләрне чынга ашыру өчен уңай вакыт. Бик тә перспективалы атна. Мөһим карарларны да атна башында кабул итәргә тырыш. Атнаның икенче яртысында кичектергесез эшләр килеп чыгарга мөмкин, әзер бул.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Синең өчен чып-чынлап тылсымлы атна булыр бу. Нәрсә турында хыяллансаң да, тормышка ашар. Шулай да бик үк иркенәеп китәргә ярамас. Эштә киеренкелек булуы ихтимал. Яз бит, барысына да өлгерергә кирәк.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Ирешкән дәрәҗәңне саклап калыр өчен тырышырга кирәк булыр. Теләкләреңне мөмкинлекләрең белән тәңгәлләштерсәң, эшләрең майлаган кебек барыр. Шулай да мөһим эшләрне атна ахырына калдырма.

Кысла (22 июнь-22 июль)

КЫСЛА.Мондый уңышлы атнаны әле синең күргәнең дә булмагандыр. Шулай да мөһим карарлар кабул иткәндә, көчеңне дөрес бәялә. Авырлыклар килеп чыгар кебек күренсә дә, курыкма. Алар – вакытлыча гына.

Арыслан (23 июль-23 август)

 Күңелле вакыйгаларга, кызыклы очрашуларга бай атна. Яхшы хәбәр ишетерсең. Тормышыңда яхшы үзгәрешләр булуы ихтимал. Яңа эшләр башлап җибәрсәң, отарсың. Хезмәттәшләрең алдында абруең артыр.

Кыз (24 август-23 сентябрь)

 

Әлегә зур вакыйгалар көтелми. Көчеңне бушка сарыф итүдән саклан, шикле кешеләр белән аралашмаска тырыш. Тормышка карашың үзгәрү нәтиҗәсендә ниндидер бер канәгатьләнү хисе кичерерсең.

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

 

Әлегә кадәр читкә куеп килгән эшләрне төгәлләми булмас. Күмәк башкарыла торган эшләрдә катнашмый тор. Түрәләр һәм җитәкчеләр белән очрашу өчен дә кулай вакыт түгел. Ә менә көнкүреш мәсьәләләре бик җайлы хәл ителер.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Сүзе үтә торган танышларыңның ярдәмен тоярсың. Эштә дә үзеңне күрсәтү өчен яхшы форсат чыгачак. Дәрәҗәлерәк вазыйфага күчүең ихтимал. Тормышка аек акыл белән кара, буш хыяллар корудан тукта.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Бу атнада иң зур куанычыгыз – гаиләгезнең уңышлары. Камиллеккә омтылу сезгә элек тә ят түгел иде, хәзер ул аеруча көчле күренә. Теләгегезне чынга ашыру өчен каяндыр бер көч алырсыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Бер яктан көчеңнең артуын тоярсың, икенче яктан, эшләрең гел бер урында таптанган кебек тоелыр. Синең белән кызыксынучылар бар, шуңа күрә гел формада булырга тырыш. Ниндидер бер мөһим мәгълүматны белми калуың ихтимал, игътибарлырак бул.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)Рухи киеренкелеккә, ыгы-зыгыларга әзер тор. Үзеңне вулкан өстендә яшәгәндәй хис итәрсең. Шулай да артык борчылма. Тыныч булсаң, күп кенә проблемалар бөтенләй көлкеле кебек кенә күренер.

Балык (19 февраль - 20 март )

Шикле гамәлләрдән, бәхәсләрдән саклан. Әгәр дә үзеңә карата игътибар җәлеп итәргә өметләнәсең икән, ул фәкать тырыш хезмәтең нәтиҗәсендә генә булырга мөмкин. Атна ахырында ниндидер бер кызыклы кеше белән очрашу көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама