Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үлемсез полк

Йолдызнамә (29 октябрь -4 ноябрь)

Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21 март-20 апрель)

Иганәчеләр ярдәме белән күптәнге хыялыгызны тормышка ашыра аласыз. Йолдызлар атна башыннан ук сюрприз булыр дип ышандыра. Диңгез буенда ял итү дә, күңелне эретерлек бүләкләр һәм комплиментлар да җитәрлек булыр дип фаразлана. Гаилә мәшәкатеннән арынып алыгыз. 

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Милек һәм бизнес белән бәйле кризис көтә. Антикризис чараларын күрә башлау көтелмәгән чыгымнардан саклап калыр. Гаилә мәшәкате, сөйгәнегезнең сәламәтлеге, балаларның уңышсызлыгы чыгырыгыздан чыгарса да тормыш сынауларына баш ияргә ашыкмагыз. Сабыр төбе- сары алтын дип юкка әйтмиләр, бар да үтәр, түзем булыгыз.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Тормыш турында фәлсәфә сатуыгыз шул хакта сөйли. Сәламәтлекне кайгырту, дүрт аяклы дуслар алу, спорт белән шөгыльләнү нәтиҗә бирми калмас. Тынычлану, нерв киеренкелеген бетерү курслары да үтсәгез бар да әйбәт булачак. Тормышка яңача карый башларсыз.

Кысла (22 июнь-22 июль)

Бар эшен ташлап романтик сәяхәткә чыгар. Тик ялдан соң күктән җиргә төшәргә туры килмәгәе. Тәмамланмый калган эш, түләнмәгән штрафлар, акча чыгымы кәефегезне кырырга сәләтле. Мошенниклар кулына эләгүдән сак булыгыз. Балалар белән җитди сөйләшү көтә. Җитәкчегез дә эегездән канәгать түгел.

Арыслан (23 июль-23 август)

Көн тәртибе катлауланып бара. Тәгәрмәчтәге тиен кебек ары-бире сугыласыз. Әмма бер эшегезне дә җиренә җиткереп башкармыйсыз. Уңышсызлыкта гаеплене эзләгәнче үзегезне кулга алырга, намус белән эшләргә өйрәнү кирәк. Сәламәтлегегезгә дә игътибарны арттыра төшегез. Югыйсә хроник авырулар кузгалуы мөмкин.

Кыз (24 август-23 сентябрь)

Гаилә мәшәкате, эш белән бәйле проблемаларны хәл итү кызыксындырыр. Чит илгә китәргә теләүчеләр өчен юллар ачыла. Мөмкинлектән файдаланып калыгыз. Чит илгә чыкканчы документлар белән эшегезне бетерегез. Бирелгән вәгъдәләр үтәлми калмасын. Соңыннан үкенергә туры килмәгәе.
Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)


ирешкән уңышларына куанып, атнаны үз-үзләренә сокланып ялкауланып үткәрер. Бер тапкыр уңышка ирешү бүтән эшләмәскә дигән сүз түгел. Күктән төшеп, хыялларны куып эшкә тотынырга вакыт. Әти-әниегезгә карата игътибарлы һәм мәрхәмәтле булырга киңәш ителә. Юлда сак булыгыз.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Акча кереме, дивидентлар күчү көтелә, танышларыгыз күптәнге әҗәтләрен кайтарыр. Ерак юлга чыкмый тору хәерлерәк булыр. Югыйсә имгәнүегез ихтимал. Ә менә туганнарыгыз белән аралашу яисә кунакка бару өчен бик яхшы вакыт. Якшәмбе тузган иске әйберләрдән арыныгыз. 

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Барлык эшләрен тәмамлап, ялга китәргә киңәш ителә. Ашыгып эшләнгәненең нәтиҗәсе булмас. Киресенчә ахырдан үкенергә туры килмәгәе. Якыннарыгыз сезнең бәхет турында кайгырта. Шуңа алар бар эшегезгә дә тыгыла кебек тоела сезгә. Борчылмагыз, бу вакытлыча. Аларны да аңларга тырышыгыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

йолдызлар бу атнада энергия-көчләрен артык сарыф итмәскә киңәш итә. Сәламәтлегез какшавы бар, бу чорда организмыгыз инфекцияләргә каршы тора алмаячак. Аеруча артык авырлыгы булган кешеләргә саклану чаралары күрергә кирәк. Матди хәлегез уңай якка үзгәрәчәк.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)

эш-гамәлләре канәгатьлек хисе бирмәячәк. Яраткан кешегез белән дә аралар суынып китәргә мөмкин. Балаларыгыз белән бәйле проблемалар чишәргә туры килүе ихтимал. Иң яхшысы- әзгә генә булса да онытылып тору өчен каядыр барып кайту, дусларыгыз белән очрашу.

Балык (19 февраль-20 март)

Йолдызлар эштәге һәм гаиләдәге проблемаларга күз йомарга киңәш итә. Күп күрмәү, кайбер әйберләрне ишетмәү - сезнең файдага гына. Белмәгәннең башы авыртмый, дигән әйтемне дә истән чыгармагыз. Акча туздыру белән сак булыгыз. Атна ахырында гаиләдәге психологик климат уңай якка үзгәрер.

Фото- Piixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев