Йолдызнамә (26 - 2 декабрь)
Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?
Кучкар (21 март-20 апрель)
Очрашуларга һәм яңа дусларга бай атна. Шулай ук мавыктыргыч перспективалар да көтелә.
Үгезбозау (21 апрель-20 май)
Моңарчы хәл ителми килгән теләсә кайсы проблема уңай чишелер. Атна шулай ук гаиләдәге мөнәсәбәтләрне яхшырту өчен дә уңай.
Игезәкләр (21 май-21 июнь)
Шәхси тормышны көйләр өчен яхшы вакыт. Күңелле сюрпризлар, көтелмәгән язмыш борылышлары атнасы.
Кысла (22 июнь-22 июль)
Бөтен игътибарны мөһим максатларга юнәлтеп, вак-төяк мәшәкатьләрне читкә куеп торуыгыз нәтиҗәлерәк булыр. Алай да бу чорда яңа эшләр башламый тору хәерле.
Арыслан (23 июль-23 август)
Атна кызыклы һәм нәтиҗәле узар. Энергиягез колактан ашкан, аны кирәкле юнәлештә файдаланып, уңышларга да ирешәчәксез. Атна ахырына таба җаныгызга ял бирә торган вакыйга көтелә.
Кыз (24 август-23 сентябрь)
Мөһим эшләр башкару отышлы, чөнки мәшәкатьләр тиз һәм җайлы чишелә. Талантларыгызны күрсәтер өчен мөмкинлекләр бер-бер артлы чыгып кына торачак.
Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)
Моңарчы яшеренеп яткан иҗади потенциалыгызны куллану мөмкинлеге чыгар. Эш белән бәйле мөнәсәбәтләрнең романтик мөнәсәбәтләргә әверелү ихтималы зур.
Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)
Моңарчы җавабы булмаган сорауларыгызга җавап табарсыз. Үзегез һәм якыннарыгыз өчен бик күп файдалы эшләр башкара аласыз.
Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)
Тормышның һәр өлкәсендә уңыш елмаер. Максатчан «укчы»лар эшләренең яхшы нәтиҗәсен күрер.
Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)
Профессиональ өлкәдә үсеш мөмкинлекләре ачыла.Тәвәккәллек сорый торган сайлау алдында калырсыз.
Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)
Бераз мәшәкатьле, ләкин уңышлы атна. Моңарчы алынырга куркып торган зур эшләрне дә артык көч түкми генә башкарып чыгарсыз.
Балык (19 февраль - 20 март )
Үзегезгә яңа шөгыль табарсыз. Якыннарыгыз белән башкарган эш уңышлы булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев