Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үлемсез полк

Йолдызнамә (24 февраль – 1 март)

Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар. Саксыз әйтелгән сүз үпкәләшкә китерергә мөмкин. Яңа эшкә тотынырга ашыкмагыз. Күптән башлап ахырына кадәр җиткерелмәгән эш-мәшәкатьләрегез белән генә шөгыльләнсәгез, яхшырак булыр.

Үгезбозау. Күзне «кыздыра» торган тәкъдимнәргә ризалашканчы, җиде кат уйлагыз – бушлай сыр капкында гына икәнен исегездән чыгармагыз. Көтелмәгән хәбәр аркасында дусларыгыз белән аралашуда кытыршылыклар туарга мөмкин.

Игезәкләр. Сезнең өчен атна уңышлы булыр. Нинди генә эшкә алынсагыз да, авырлыкларсыз башкарып чыгарсыз. Шуңа да үз-үзегезгә ышаныч артыр. Фикерегезне яклау өчен көч табарсыз. Максатыгызга ирешү өчен барысына әзер булуыгызны башкаларга да белгертерсез.

Кысла. Көч-дәртегез ташып торса да, энергиягезне кирәкмәгәнгә сарыф итмәскә тырышыгыз әле. 

Арыслан. Уңышлар һәм мәхәббәт өйдән читтә көтелә. Элекке дусларыгыз белән ял итү күңелле булачак. Очраклы танышулардан сакланыгыз.

Сөмбелә. Яңа тәкъдимнәр, яхшы элемтәләр, мәхәббәт көтелә. Яңа танышлар белән вакыт уздыру күңелле булачак.

Бизмән. Зур үзгәрешле яңа тормыш вәгъдә ителә. Үзең өчен яңа ачышлар ясарга һәм көтелмәгән мөһим карарлар кабул итәргә туры киләчәк.

Чаян. Әдәби эшчәнлек, килешүләр төзү өчен уңай чор санала. Шәхси тормыш өчен бәхетле чор булачак.

Укчы. Дуслар белән сәяхәт, яңа иҗат планнары, мәхәббәт көтелә. Өйдән еракта күңелле хәбәрләр, уңышлар булуы ихтимал.Кызыклы һәм отышлы тәкъдимнәр ясалачак.

Кәҗәмөгез. Бу атнада барысына да өлгерергә кирәк. Үз эшләрегезне дә карарга, башкаларга да ярдәм итәргә. Сез, кайвакыт, үзегезгә нәрсә кирәк икәнен аңлый алмыйча торырсыз.

Сукояр. Сезне бу атнада мөһим үзгәрешләр көтә. Кемдер яшәү урынын алыштырса, кемдер, кызганычка каршы, аерылышырга мөмкин.

Балык. Әгәр кирелегегезне күрсәтсәгез, тирә-яктагылар белән ызгыш-талаштан арынып булмас. Шулай ук, сезне башка кешеләрнең фикере дә кызыксындырмас. Шәхси тормышыгызда бар да яхшы. 

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев