Йолдызнамә (24 - 30 декабрь)
Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?
Кучкар (21 март-20 апрель)
Сүзгә килмәскә тырышыгыз. Бу атнада бизнес өлкәсендә дә, мәхәббәт өлкәсендә дә сөенечле вакыйгалар күп булачак.
Үгезбозау (21 апрель-20 май)
Юлыгызда атна буе яшел ут кына яначак, дип ышандыра йолдызлар. Эш белән бәйле сәфәрләрегез сезнең файдага булачак. Акчагызны җилгә чәчмәгез, атна ахырында көтелмәгән чыгымнар булуы ихтимал.
Игезәкләр (21 май-21 июнь)
Бу атнада сезгә көч, энергия, илһам килүен сизәрсез. Моннан файдаланып калыгыз, вакытыгызны бушка үткәрмәгез. Нинди генә эшкә алынсагыз да, менә дигән итеп башкарып чыгасыз.
Кысла (22 июнь-22 июль)
Организмыгыз ял сорый, шуңа күрә кыска вакытлы гына булса да ял алсагыз, комачауламас иде. Күңелегезгә ошамаган кешеләр белән аралашмыйчарак торыгыз. Иң яхшысы – сезнең күңелегезне аңлый торган кеше белән серләшү.
Арыслан (23 июль-23 август)
Күңелле вакыйгаларга бай атна. Нинди эшкә тотынсагыз да, башкарып чыгачаксыз. Шуңа күрә моңарчы куркып торган эшләргә курыкмыйча алыныгыз.
Кыз (24 август-23 сентябрь)
Өстәмә керем алу чыганагы табылачак. Җитди карарлар кабул итүне киләсе атнага калдырып торыгыз.
Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)
Үлчәүләрне эштә күңелле яңалыклар көтә. Кайбер Үлчәүләрнең хәтта чит илгә яшәргә күченеп китү ихтималы да бар.
Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)
Тормышта уңышка ирешү өчен кеше сүзен түгел, йөрәгегезне тыңлагыз. Эчегезне тырнап, күптән борчыган сорауларыгызга үзегез үк җавап таба алырсыз. Көч-дәртегез ташып торса да, энергиягезне кирәкмәгәнгә сарыф итмәскә тырышыгыз әле.
Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)
Гаиләдәге, эштәге уңышсызлыклар әкренләп артка чигенә башлар. Моның өчен дусларыгызга рәхмәт әйтегез, алар булыша. Атнаның икенче яртысында уңышлар бигрәк тә сөендерәчәк.
Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)
Сәяхәткә чыгар өчен менә дигән вакыт. Мөмкинлек булса, ял алып, чит илгә булмаса да, чит төбәккә чыгып һава алыштырып кайту ягын карагыз.
Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)
Таныш булмаган яки күптән түгел генә танышкан кешеләргә ышанмаска, сак булырга киңәш ителә. Эштә җитәкчегез тарафыннан мактау сүзләре ишетерсез.
Балык (19 февраль - 20 март )
Балыкларны яраткан кешесе сөендерер, хәтта кайбер Балыкларның мәхәббәт маҗаралары туй белән тәмамланырга мөмкин. Яраткан кешегезнең кимчелекләренә күз йомарга өйрәнсәгез, тормышыгыз җайланыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев