Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үлемсез полк

Йолдызнамә (23 март - 29 март)

Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21 март-20 апрель)

Ыгы-зыгылы вакыт. Никадәр генә тырышсагыз да, эшнең очы-кырые күренмәячәк. Аныд каравы, әҗәре шәп булачак.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Шәхси тормышыгызда бик матур үзгәреш җилләре үтеп керер. Өстәвенә әле керемне дә арту өчен дә мөмкинлекләр барлыкка килер.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Сөенечле вакыйгалар көтелә. Ә инде эшкә килгәндә, кызыксызракларын читкә куеп торсагыз да була.

Кысла (22 июнь-22 июль)

Бу чорда  беренче урында – эш! Шуның аркасында хәттә шәхси мөнәсәбәтләргә дә зыян килергә мөмкин.

Арыслан (23 июль-23 август)

Арысланнарга акчаларын кирәкмәгәнгә туздырмый тору хәерлерәк булыр. Акча ягы «такыраерга» мөмкин, дип кисәтә йолдызлар. Гаиләгезгә карата игътибарлырак булыгыз, буш вакытларыгызны алар белән уздырырга тырышыгыз.

Кыз (24 август-23 сентябрь)

Сәламәтлегегезне кайгыртыгыз. Сөйгәнегез белән үзара аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен күбрәк сөйләшергә тырышыгыз. Борчыган нәрсәләрне яшермичә әйтергә үзегездә көч табыгыз. Шимбә сезне күңелле вакыйгалар көтә.

 

 

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

Гаиләдә дә, эштә дә эшнең күплеге! Эштә эшләнеп бетмәгән, тиз эшлисе эшләр тау кебек өелеп тора. Гаиләдә дә шул ук хәл. Ике якны да тигезләр өчен йомшак телегезне, якты йөзегезне кызганмагыз. Һәм әлбәттә... кызуырак кыймылдагыз.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Атнаны балаларын тәрбияләүгә һәм яраткан шөгыленә багышлар. Белем күтәрү өчен әйбәт атна. Тирә яктагы кешеләр белән конфликтка кермәскә тырышыгыз. Барыбер сезне аңламаслар. Ялларны өйдәгеләр белән бергәләшеп ял итеп, күңел ачу чараларына барып үткәрү яхшырак булыр.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Укуда, эштә аеруча да игътибарлы булыгыз. Бу – хаталарны яратмый торган өлкәләр. Кайчандыр сезгә начарлык эшләгән кешеләрдән читтәрәк торырга тырышыгыз. Алар кабат сезгә авырлык китерергә мөмкин. Тәнкыйтькә бик сизгер кеше сез. Сезгә әйтелгән начар сүзләрдән яшерен мәгънә эзләргә тырышыгыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Игътибарлы булыгыз, эшегезне җентекләп башкарыгыз. Спиртлы эчемлекләр белән мавыкмаска киңәш ителә. Бавыр һәм бөерегез какшаган, табибка күренү комачау итмәс. Ерак юлга чыгуны кичектереп торырга туры килер. Ялларны якыннарыгыз һәм өйдәгеләрегез белән үткәрегез.  

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)

Чит илгә чыгып, белем күтәрү яисә тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге туар. Үзгәрешләрдән курыкмагыз һәм баш тартырга ашыкмагыз. Бәлки тормышыгыз кискен үзгәреп, яңа дәрәҗәле үрләр яулап куюыгыз ихтимал. Сәламәтлекне ныгыту өчен шифаханәгә барырга киңәш итә йолдызлар. Шопингтан тыелып торыгыз. 

Балык (19 февраль - 20 март )

Беркемне дә тәнкыйтьләргә ашыкмагыз. Юкса үзегезнең ялгышларга бармак төртеп күрсәтә башларга мөмкиннәр. Иҗат өчен уңайлы чор.

Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X