Йолдызнамә (23 - 29 июль)
Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?
Кучкар (21 март-20 апрель)
Нинди генә эшкә алынсагызда, барсыда барып чыга. Матди хәлегез яхшырыр.
Үгезбозау (21 апрель-20 май)
Өйдә ремонт башларга вакыт. Эш кәгазьләрен тәртипкә салырга,тикшерү булуы ихтимал.
Игезәкләр (21 май-21 июнь)
Шәхси тормышыгыз җайланыр. Гаиләгезгә игътибарлырак булырга кирәк. Командировкага баручыларны уңышлы юл көтә.
Кысла (22 июнь-22 июль)
Дуслар белән аралашу, кунакка чакыру өчен уңай вакыт. Сәламәтлек турында кайгыртырга онытмагыз.
Арыслан (23 июль-23 август)
Бу атнада башлаган эшләр уңышлы булыр.Тышкы кыяфәтегезне матурлагыз.Буш вакытта кибетләрдә йөреп кайтыгыз.
Кыз (24 август-23 сентябрь)
Шәхси тормыштагы күңелсезлекләрне онытып торыгыз. Эшегез тыгыз булыр.Карьера үсеше турында әлегә уйламагыз.
Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)
Үзгәрешләрдән курыкмагыз. Һөнәрне алыштыру турында уйларга була.
Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)
Карьера үсеше ихтималы бар. Хезмәттәшләрегез белән сүзгә килергә тырышмагыз.
Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)
Вакыйгаларны ашыктырмагыз,үз көе белән барсын. Яңа танышлар табу өчен уңайлы вакыт.
Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)
Үзегезгә бәйрәм ясагыз. Кибетләрдә йөреп,килешле киемнәр сатып алыгыз.Сәламәтлекне кайгыртыр вакыт.
Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)
Матди хәлнең яхшыру мөмкинлеге бар.Нинди генә эшкә алынсагыз да,уңышлы килеп чыга.
Балык (19 февраль - 20 март )
Атна башында эшегез тыгыз булыр. Буш вакытыгызны гаиләгезгә багышлагыз.Салкын тидерү куркынычы бар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев