Йолдызнамә (20 август - 26 август)
Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?
Кучкар (21 март-20 апрель)
Моңарчы хәл ителми калган мәсьәләләр баш калкытачак. Барлык кирәкмәгән нәрсәләрдән арыну өчен яхшы вакыт: кирәкмәгән киемнән, күңелне борчыган уйлар, яман гадәтләрдән...
Үгезбозау (21 апрель-20 май)
Берникадәр таркаулыктан интегерсез. Мондый хәлдә язмыш биргән мөмкинлекләрне дә абайламый калуыгыз бар. Йолдызбагарлар хыялларга бирелмичә, бүгенге көнне уйларга киңәш итә.
Игезәкләр (21 май-21 июнь)
Компромисска һәм килешүләргә барырга туры киләчәк. Үз фикерегездә нык торам дисез икән, йә эшегез, йә дусларыгыз белән хушлашырга туры килмәгәе.
Кысла (22 июнь-22 июль)
Авыр чакта бер - берегезгә терәк була белегез. Иң мөһиме - ихлас мөнәсәбәтләр. Көтелмәгән җирдән акча керер.
Арыслан (23 июль-23 август)
Тормышыгызда тотрыклылык һәм гармония хөкем сөрер. Бу айда барысы да кирәгенчә барачак. Сизгерлек бар сездә. Йөрәгегезне тыңласагыз, ялгышмассыз.
Кыз (24 август-23 сентябрь)
Парыгызга артык таләпчән булмагыз,вак - төяккә игътибар бирмәгез. Үзегезнең җитешсез якларны төзәтергә кирәк.
Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)
Язмыш ханым сезнең белән дуслашмакчы, күрәсең. Уңышлы атна. Әмма вак-төяк нәрсәләргә көчегезне һәм вакытыгызны исраф итеп, уңышны качырырга да озак түгел.
Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)
Тормышыгызның ак юлына килеп кердегез. Иҗади, юмарт, киң күңелле Чаяннарга язмыш бигрәк тә хәерхаһлы. Ниндидер файдалы бер эш килеп чыгар. Алай да үз көчегезне дөрес бәяли күрегез.
Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)
Уңышның нигезендә хезмәт сөючәнлегегез һәм җитезлегегез ята. Үзегезгә карата хөрмәт тоярсыз. Якыннарыгызның берәрсе зур уңышы белән сөендерер.
Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)
Яңа мөнәсәбәтләрдән башыгыз әйләнер. Гаилә корырга теләсәгез, хисләрне контрольга алыгыз. Эштә зур керемнәргә өметләнмәгез.
Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)
Сукоярларга ял итәр өчен яхшы вакыт. Сез бик күп эшлисез, сәламәтлегегезгә игътибарлырак булырга кирәк. Эшегезне киметкән очракта да, матди яктан авырлыклар кичермәячәксез.
Балык (19 февраль - 20 март )
Романтик очрашуларга вакыт булмас.Игътибарны эшкә бирегез. Гаиләдә аңлашылмаучанлыклар чыгар. Тыныч булыгыз. Эштә тикшерү көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев