Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үлемсез полк

Йолдызнамә (20-26 гыйнвар)

Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21 март-20 апрель)

Атна Кучкарлар өчен тоташ сюрпризлардан тора. Яңа перспективалар ачылырга мөмкин. Һәр сүзне уйлап әйтергә, берәр эшкә тотынганчы җиде кат үлчәп, бер кат кисәргә өйрәнергә кирәк. Сәламәтлеккә игътибарны арттыру, спорт белән шөгыльләнә башлау да комачау итмәс.

 

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Бу көннәрдә эш икенче планга калыр. Беренче урында сәламәтлек булырга тиеш. Айлар буе җыелып килгән арыганлык үзен сиздерергә мөмкин. Үзегезгә берничә көн ял оештырып алыгыз. Табигатькә чыгып керү, китап уку, дуслар белән кинога бару – болар барысы да тормыш мәшәкатьләреннән бераз гына арындырыр.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Бик кызыклы, тынгысыз көннәр көтә сезне. Көндез эшкә чумып, кичен кәеф-сафа корып йөрсәгез дә, көчегез ташып торачак. Тормышның һәр минутыннан тәм табып яшәргә тырышыгыз, бер генә секундыгызны да әрәм итмәгез.

Кысла (22 июнь-22 июль)

Мәхәббәт фронтында - идиллия, тынычлык һәм гармония. Сөеклегез белән бер-берегезне сүзсез дә аңлап, саклап яшәрсез. Әлегә үз тиңе белән кавышмаганнар бу елда, һичшиксез, гомерлек ярларын очратып, бәхетле гомер кичерәчәк. 

Арыслан (23 июль-23 август)

Арысланнар, ниһаять, бөтен хыялларын тормышка ашыра алачак. Энергияләре ташып тора, арыганлыкның нәрсә икәнен дә белмиләр. Сәламәтлекләренә дә күз тимәсен. Алай да масаймагыз, энергиягезне дөрес итеп бүлегез.

Кыз (24 август-23 сентябрь)

Начар гадәтләр белән гомерлеккә хушлашып, спорт белән шөгыльләнә башлагыз.

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

Эштә ыгы-зыгы, күңелсез хәлләр килеп туарга мөмкин. Юкка борчылмагыз, барысы да үзегезнең бу проблемага нинди яссылыктан каравыгызга гына бәйле. Акчаны экономияләргә туры килер.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Чаяннарга бөтен дөньясы каршы сыман булып тоела. Бары тик тынычланырга һәм эмоцияләрегезне бераз йөгәндә генә тотарга өйрәнергә кирәк. Өстегезгә артык күп җаваплылык алмагыз.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Укчыларда үз-үзенә ышаныч туар һәм вак-төяккә дә шатланып, кәефләнеп йөрер. Алар бар нәрсәдә гармония, күңел тынычлыгы табар. Ләкин мондый халәт Укчыларга баш-аягы белән эшкә чумарга комачау итмәячәк.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Көнләшү араны бозарга мөмкин. Моңа юл куймаска кирәк. Кешеләр белән аралашу,кунаклар чакыру өчен уңай вакыт.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)

Бу айда сезгә хезмәттәшләрегез арасындагы авторитетыгызны ныгыту белән шөгыльләнергә кирәк. Уңыш артыгыздан калмый, ияреп йөри сыман тоелса да, сак булу комачауламас.

Балык (19 февраль - 20 март )

Эшегезне алыштырырга ашыкмагыз. Мәхәббәт өлкәсендә үзгәрешләр күзәтелмәс.
Сәламәтлеккә игътибар бирегез, баш авыртулар борчырга мөмкин.

Фото– Рixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев