Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үлемсез полк

Йолдызнамә (19-25 август)

Бу атнага йолдызлар фаразын беләсезме?

Кучкар (21 март-20 апрель)

Вакыйгалар агышын туктатырга җыенмагыз – көчегезне юкка сарыф итәрсез. Бәлки һәр эшнең дә файдалы яклары бардыр? Якыннарыгыз белән аңлашылмаучанлыклар туса, сәбәбен эзләп баш ватмагыз – барысы да җайланыр.

 

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Атнагыз киеренке башландымы? Хәл яхшы якка үзгәрер. Яңа эшләр башларга курыкмагыз. Элеккеге һәм яңа танышларыгыздан кызыклы тәкъдимнәр көтегез. Ялларга сюрпризлар гаҗәпкә калдырыр. Әзер булыгыз: арада романтик бүләкләр дә читләп үтмәс.

 

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Ашыгыгыз – катлаулы тоелган бурычларны үтәр өчен берничә көн вакытыгыз бар. Моңа кадәр тынгылык бирмәгән сораулар да хәл ителергә мөмкин. Кешеләр белән яхшы мөнәсәбәттә булсагыз. Атна азагы – хыялларны чынга ашыру өчен шәп вакыт. Танышларыгыз ярдәмгә килер.

 

Кысла (22 июнь-22 июль)

Барысы да уңышлы бара. Сезгә тәвәккәл булырга һәм урында тукталып калмаска гына кирәк. Яхшы яңалыклар, кызыклы тәкъдимнәр көтелә. Эш урынында яхшы якка җитди борылыш ясарсыз. Куркып калмагыз. Яңалыкка омтылу, күбрәк мәгълүмат тупларга тырышу кирәк.

 

Арыслан (23 июль-23 август)

Кайчандыр җибәргән ялгышыгызны искә төшерсәләр, үпкәләмәгез, ә төзәтергә тырышыгыз. Моңа кадәр киеренке булган мөнәсәбәтләр җайланыр. Сезгә ачулы булган кешеләр тынычланыр. Акча белән сак эш итегез.

 

Кыз (24 август-23 сентябрь)

Вакытны бушка сарыф итмәгез. Вак-төяк эшләр белән мавыгу өчен кулай вакыт түгел. Гадәти булмаган тәкъдимнәр сездә кызыксыну уятырга тиеш. Һөнәри эшчәнлегегезне үзгәртүегез ихтимал.

 

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

Моңа кадәр сезнең яклы булган кешеләр бүген сезне тәнкыйть­ләргә мөмкин. Кәефегез кырылмасын – ничек тыныч кабул итсәгез, мөнәсәбәтләр дә тизрәк җайланыр. Эштә кие­ренкелек хөкем сөрә. Көчегезне эшкә җигеп, башкалар булдыра алмаган уңышка да ирешә алырсыз. Гаиләгезгә вакыт кызганмагыз. Якыннарыгыз белән аралашу өчен бик кулай вакыт.

 

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Барысы да җиңел генә бирелми. Шулай да атна шактый уңышлы булачак. Катгый булуыгыз нәтиҗәсендә эштә уңышлар көтә. Эшлекле мөнәсәбәтләрнең романтик төсмер алуы да бар. Планлаштырган эшләрне башкарып калырга тырышыгыз, теләмәгәннәрен дә иртәгәгә калдырмагыз.

 

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Эшләр авыр барса да, уңышка ышаныч югалтмавыгыз куандыра. Бу үз җимешен  бирәчәк. Мөстәкыйль башлаган эштә фикердәшләр дә табылыр. Романтик мизгелләргә бай вакыт. Әмма яшь Укчылар, башларын югалтып, хаталар җибәрә күрмәсен. Вәгъдәләр бирергә ашыкмагыз, үтәве кыен булуы бар.

 

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Тынгысызланыр өчен сәбәп юк. Атна белем арттыру һәм эш өчен кулай. Мәгълүмат туплау нәтиҗәсендә ниндидер серләр дә ачылыр. Әмма барысын да ачыктан-ачык сөйләргә ашыкмагыз. Финанс өлкәсе тотрыклы, сату-алулар өчен дә кулай вакыт.

 

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)

Файдалы һәм нәтиҗәле вакыт. Өйрәнүләр, мәсьәләләрне хәл итү, максатка ирешү өчен дә җай чыгар. Эштә озак вакытны колачлаган тәкъдимнәр дә булырга мөмкин. Җавап биргәнче, ныклап уйлагыз. Шәхси мөнәсәбәтләр бераз киеренкерәк.

 

Балык (19 февраль-20 март)

Уңышлы көннәр башлана. Шул ук вакытта эшнең күп булуына да әзер торыгыз. Кайчандыр башкаларга ышанып тапшырган эшне дә үзегезгә башкарырга туры килмәгәе. Мөстәкыйльлек өчен шәп вакыт. Кирәк-ярак сатып алудан рәхәтлек кичерерсез.

Фото - pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызнамә гороскоп