Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үлемсез полк

Йолдызнамә ( 16 март – 22 март)

Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә

Кучкар (21 март-20 апрель)

Игътибарны эшлекле финанс мәсьәләсенә юнәлтегез. Партнерның кызыктыргыч тәкъдимен кабул итәргә ашыкмагыз. Җөптән уйлап, кат-кат үлчәп, гамәл кылыгыз.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Шәхси тормышыгызда бик матур үзгәреш җилләре үтеп керер. Өстәвенә әле керемне дә арту өчен дә мөмкинлекләр барлыкка килер.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Иҗади күтәрелеш чоры. Ягъни сәнгать, спорт һәм яраткан эшең белән шөгыльләнү өчен уңай вакыт. Күңелле кичәләрдән баш тартмагыз.

Кысла (22 июнь-22 июль)

Эштә бик киеренке чор, буш вакыт бөтенләй юк диярлек. Язмышка үпкәләп, борчылырга ярамый, бар да узачак. 

Арыслан (23 июль-23 август)

Көтелмәгән вакыйга дөнья карашыгызга йогынты ясаячак. Матди байлыкны яңача бәяләячәксез. Һөнәри күтәрелеш өчен бик кулай вакыт. 

Кыз (24 август-23 сентябрь)

Шәхси тормышка игътибарны арттырыгыз. Бу аеруча ялгызларга кагыла. Бик нык тырышканда гына уңышка өмет итә аласыз. Күпләрдә белем алуны дәвам итү теләге туачак.

 

 

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

Ерак сәяхәт уңышлы булыр. Кешеләр белән аралашканда уйлап сөйләшегез, низаг килеп чыкмагае. Ике-өч кенә көнлек танышларыгызга планнарыгызны ачып, харап була күрмәгез.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Нәрсәгә генә алынсагыз, бар да уңышлы булыр. Шуңа күрә бу чорда бар көчегезне иң мөһим, зарури эшкә юнәлтегез.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Күҗрәк ял итәргә тырышыгыз, туганнар һәм якын дуслар белән аралашып яшәгез.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Игътибарлы булыгыз, эшегезне җентекләп башкарыгыз. Спиртлы эчемлекләр белән мавыкмаска киңәш ителә. Бавыр һәм бөерегез какшаган, табибка күренү комачау итмәс. Ерак юлга чыгуны кичектереп торырга туры килер. Ялларны якыннарыгыз һәм өйдәгеләрегез белән үткәрегез.  

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)

Укуда, эштә аеруча да игътибарлы булыгыз. Бу – хаталарны яратмый торган өлкәләр. Кайчандыр сезгә начарлык эшләгән кешеләрдән читтәрәк торырга тырышыгыз. Алар кабат сезгә авырлык китерергә мөмкин. Тәнкыйтькә бик сизгер кеше сез. Сезгә әйтелгән начар сүзләрдән яшерен мәгънә эзләргә тырышыгыз.

Балык (19 февраль - 20 март )

Башкаларга охшарга тырышмагыз. Максатларга ирешелмәсә дә, төпкә төшәргә ашыкмагыз. Башлаган эшне тәмамлау зарур.

Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев