Йолдызнамә (16-22 июль)
Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?
Кучкар (21 март-20 апрель)
Ремонт эшләрен башлап җибәрергә уңайлы вакыт. Гаилә белән күбрәк ял итәргә киңәш итә йолдызлар.
Үгезбозау (21 апрель-20 май)
Очрашу, туй сәяхәтенә чыгу өчен кулай вакыт. Яраткан кешегездән бүләк алырсыз.
Игезәкләр (21 май-21 июнь)
Эшегездә уңышлар көтә. Активрак булырга кирәк.Спорт белән дуслашырга вакыт.
Кысла (22 июнь-22 июль)
Якыннарыгызга сезнең ярдәм кирәк булырга мөмкин.Буш вакытыгыз булганда ял итәргә тырышыгыз.
Арыслан (23 июль-23 август)
Үзгәрешләргә әзер торырга кирәк. Кибетләрдә йөреп, кәефегезне күтәрегез.
Кыз (24 август-23 сентябрь)
Мөһим карар кабул итәр чак. Авырлыклар туса, якыннарыгызның ярдәменә өметләнә аласыз.
Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)
Шәхси тормышыгызда узгәрешләр булыр.Бер - берегезгә игътибарлы булырга тырышыгыз.
Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)
Һөнәрен алыштырырга теләүчеләргә нәкъ вакыты. Дусларыгыз белән сәяхәткә чыгыгыз.
Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)
Иң беренче чиратта гаилә мәшәкатьләрен хәл итәргә тырышыгыз.Хезмәттәшләрегез белән сүзгә килүегез ихтимал.
Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)
Көнләшү араны бозарга мөмкин. Моңа юл куймаска кирәк. Кешеләр белән аралашу,кунаклар чакыру өчен уңай вакыт.
Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)
Якыннарыгыз белән игътибарлы булыгыз.Сәламәтлекне кайгыртырга вакыт.
Балык (19 февраль - 20 март )
Вакыйгаларны ашыктырмагыз,үз көе белән барсын.Тышкы кыяфәтегезне матурлагыз,үзегезгә килешле кием сатып алыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев